Чишмэ
+30 °С
Облачно

16 яшендә фронтка киткән

Картәтием, Николай Шапко, 1926 елның 9 маенда Чишмә районының Кузьминка авылында туган.

Ул әтисез үскән, һәм күп балалы әнисенә ярдәм итү өчен 14 яшеннән Алкин авылында тимер юлда эшли башлаган. Хәрби комиссариатта аны, яшь булуы аркасында гамәлдәге армиягә җибәрүдән баш тартуларына карамастан, уналты яшендә фронтка киткән. Николай япь-яшь кенә көе артиллерист, 1944 елның 20 маенда фронтның иң алгы сызыгында булган. Новгород, Калининград, Белоруссия фронтында сугышкан, Германиягә кадәр барып җиткән. Сугыш вакытында җитди яраланган, госпитальләрдә дәваланган, аннан чыккач янәдән сугышка киткән. 1946 елда туган ягына әйләнеп кайткан. Ә 1947 елда картәниебез Сәлисә Шәморатовага өйләнгән, аның белән өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Николай Макарович гомере буе сунарчылык һәм балык тоту белән мавыкты. Картәтиебез озын-озак бәхетле гомер кичереп, 92 яшендә вафат булды.

Аның турындагы якты истәлек йөрәкләребездә мәңгегә калачак!

Адель Шапко

Читайте нас