Чишмэ
+20 °С
Облачно

Барысы да Җиңү хакына

Гәзит бәйгесенә

Ярми авылында яшәүче әниебез Нәзифә Шәйбәк кызы Галикәева күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Сугыш башланганда аңа нибары 12 яшь кенә булуына карамастан, мәктәпне ташлап, эшли башларга туры килә. Ир-атларны фронтка алалар. Бөтен эш хатын-кызлар, карт-коры, үсмерләр һәм балалар җилкәсенә төшә. Иртә таңнан кичкә кадәр эшлиләр. Басудагы уңышны кул белән җыеп алалар, башак бәйлиләр, кышка кадәр ашлык суктыралар. Кыш көне тимер юлга кар чистартырга һәм элеваторга вагоннарга ашлык төяргә җибәрәләр. Яз көне чәчү орлыгын күтәреп ташыйлар. Чәчү вакытында сабанчы булып эшли. Җәй көне утаудан кайтып кермиләр. Бервакыт аларны торба салу өчен Языково авылына җибәрәләр һәм анда чокыр казырга кушалар. «Вакытында казып өлгерә алмам дип курыктым, – дип искә ала әни. – Әмма эш кулымнан килмәслек булып күренсә дә, аны башкарып чыктым. Йоматау авылына торф чыгарырга йөрдем. Ул чорда һәрвакыт ач булдык. Икмәкнең нәрсә икәнен дә белмәдек диярлек. Бәхетебезгә, бәрәңге уңды. Тоз, сабын, керосин һәм шырпы кебек әйберләр булмады. Иртән торгач кайсы йортның торбасыннан төтен чыгуын карап, мич ягу өчен күмер алырга аларга керә идек. Әмма зарланмадык. Боларның барысын да Җиңү хакына, илебез азатлыгы өчен эшләвебезне аңладык. Хәзер җитеш тормышта яшибез: пенсияне өйгә китереп бирәләр, өстәлдә нинди генә ризык юк, өс-башыбыз бөтен, ә иң мөһиме – дөньялар тыныч».

Әлеге вакытта әни җиде баласы, 14 оныгы һәм 18 турунының күңел җылысын тоеп яши.

Рәхилә Галикәева

Читайте нас