Чишмэ
+18 °С
Облачно

Сугыш урлаган балачак…

Картәтиебез Сәетгали Каләмов сугыш чоры баласы, ул 1931 елның 5 октябрендә туган.

Әтисе Шәйхетдин Габделгафар улы сугышка киткәндә аңа тугыз яшь була, һәм ул әтисен хәтерләми дә диярлек. Гаилә әгъзалары фронттан нибары ике хат алган, хәзерге вакытта картәтиебез хәбәрсез югалган дип санала, һәм аның кайда һәлак булуын һәм җирләнгәнен беркем дә белми. Каләмовлар гаиләсендә 16 бала туган, нибары дүртесе – Маһирә, Тимергали, Сәетгали һәм Миңнегали генә исән калган. Карт картәниебез Фазыйла көн буена колхозда эшләгән: үгез җигеп Чишмә элеваторына ашлык ташыган. Зур кызлары кияүгә чыккан, ә Тимергали фабрика-завод укытуына эләгә. Энесен карау мәшәкате Сәетгали җил-кәсенә төшкән. Ачлык-ялангачлык чоры аның йөрәгендәге иң авыр хатирәләр булып калган. Бервакыт ул ачлыкка түзәлмичә елаган энесен абыйсы янына алып бара һәм малайны ашатуын үтенә, әмма абый булган кеше, үземнекеләр дә күп, дип аларны куып чыгара. Сәетгали өметсезлеккә бирелеп, үзләренең кар базына төшә һәм аннан чери башлаган ике бәрәңге табып ала, һәм аны пешереп туганына ашата, ә үзе ач кала.

Картәтиебез туган колхозында алдынгы хезмәткәрләрнең берсе генә түгел, ә искиткеч гаилә башлыгы да, ул тормыш иптәше Рәмзия Шәрәфетдин кызы белән дүрт кызларын тәрбияләп үстергәннәр. Ул, авыр һәм ачлык-ялангачлык елларында мәктәптә нибары дүрт сыйныф кына тәмамласа да, һәрвакыт акыллы киңәшләрен бирә иде.

Оныгы Гөлшат Карагулова

Читайте нас