Чишмэ
+12 °С
Облачно

Җиде бертуган сугышка киткән

Чишмә районының Яңа Усман авылыннан җиде бертуган Юлдашбаевлар – Сәгъдәтгәрәй, Дәүләтгәрәй, Шәйхәмбәр, Әнвәр, Мансур, Әнәс, Сәүбән Бөек Ватан сугышы вакытында алгы сызыкта Ватаныбызны саклаганнар.

Минем әтием, Дәүләтгәрәй Сәхипгәрәй улы 1941 елның 22 июлендә фронтка киткән. Ул сугышта Беренче Украина фронтының 62нче укчылар полкында өлкән разведчик булган, Украинаның ун шәһәрен, Польшаның Краков шәһәрен азат итүдә катнашкан. Германиягә барып җиткән һәм Берлинда Җиңү байрагын беркетеп куйганнар арасында булган. Әти күп кенә рәхмәт грамоталары һәм «Батырлык өчен», «Сталинградны азат иткән өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре, Кызыл Йолдыз ордены һ. б. белән бүләкләнгән.

Җиде бертуганның икесе – Шәйхәмбәр белән Сәүбән сугыштан әйләнеп кайтмаган. Сәүбән 1945 елда нибары 18 яшендә һәлак булган, аның 1944 елның 22 ноябрендә «Полевая почта» штампы белән килгән соңгы хаты әле булса саклана. Әтием һәм абыйсы сугыштан соң «Заря» колхозында эшләделәр.

Без үз геройларыбыз белән горурланырга һәм Җиңүнең ни бәрабәренә яулануы турында балаларыбызга, оныкларыбызга һәм туруннарыбызга җиткерергә тиешбез!

Фәнүзә Муллаянова (Юлдашбаева)

Редакциядән. «Алар хөрмәткә лаек! Минем героем» акциясенең дәвам итүе турында исегезгә төшерәбез. Әти-әниләренең, картәти-картәниләренең шул авыр вакытларда ничек сугышулары, михнәтле чорны тылда ничек кичерүләре, авыр балачак еллары турында сөйләвен күпләр хәтерлидер, мөгаен. Алар турындагы хикәягезне һәм фотоны электрон адреска (https://chishme.rbsmi.ru/) яки «ВКонтакте»дагы төркемебезгә (https://vk.com/chishme_gazite) яки «Одноклассники» төркеменә (https://ok.ru/chishme) «Бәйге өчен» билгесе белән җибәрегез.

Читайте нас