

Композициянең үзәгендә — милли киемдәге кыз һәм аның янындагы ат. Автор бу образ аша кешенең үз тамырлары, туган җире, табигать һәм гаилә тарихы белән булган тирән бәйләнешен чагылдырырга теләгән.
Муралның авторы — Уфа дәүләт сәнгать институты студенты, 21 яшьлек талантлы рәссам Алмаз Заһретдинов. Эскизның идеясе аның балачак хатирәләреннән үрелеп чыккан. Иҗади эшендә аңа рәссам Радик Мусин һәм арт-куратор Артур Рәхмәтов ярдәм күрсәткән.
Әлеге проект Идел буе федераль округының «ФормАРТ» урам сәнгате фестивале кысаларында тормышка ашты. 2020 елдан бирле Рәсәй Президентының Идел буе федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле Игорь Комаров тәкъдиме белән үткәрелүче әлеге фестивальдә Башкортстан һәрчак актив катнаша. Хәзер Чишмә поселогы да Нефтекама, Белорет, Уфа һәм Агыйдел шәһәрләре кебек, үзенең иҗади муралы белән горурлана ала.
Быел фестивальнең җиденче сезоны үтте, һәм ул Рәсәй халыклары бердәмлеге елына багышлана. Бәйгегә Идел буе төбәкләреннән 400 гариза килгән, шуларның 117-се — Башкортстаннан. Экспертлар советы сайлап алган 14 иң яхшы проект арасына Алмазның эше дә бар.
Бу айда тавыш бирү башланачак. «Атлы башкорт кызы» округның 14 төбәгендәге финалистлар белән беррәттән җиңү өчен көрәшәчәк. Бу — районыбыздагы шундый зур форматтагы тәүге проект, шуңа күрә чишмәлеләрне үз рәссамнарыбыз һәм районыбыз өчен тавыш бирергә чакырабыз.
Муралны тантаналы ачу чарасы бик тәэсирле узды. Район мәдәният сарае артисты Гүзәлия Гыйззәтуллина, картинадагы кыз образын кабатлап, милли киемдә башкорт биюен башкарды. Кыз гүя рәсемнән төшкән кебек тоелды, тамашачылар сокланып карадылар. Бу мизгел сәнгать белән тормышны, үткән белән бүгенге көнне тоташтырган күпер кебек тоелды.
Хәзер Шоссе урамы буйлап узганда бер минутка тукталып, бу иҗат җимешенә карап сокланырга мөмкин. Әлеге мурал районыбызның тагын бер горурлыгы һәм үз традицияләребезне саклауның мөһим булуын искәртүче үзенчәлекле билге булып торсын.