

Яшьләр белән эшнең ничек алып барылуы турында без компания вәкиле Катерина Романенко һәм Башкорт дәүләт аграр университет студенты Данила Артемьев белән сөйләштек, аның өчен аграр тармак гади эш кенә булып калмаган, ә тормыш рәвешенә әверелгән.
– Екатерина Дмитриевна, бүген агросәнәгать комплексында кадрлар кытлыгы турында күп сөйлиләр…
– Без чыгарылыш укучыларының килүен көтеп тормыйбыз. Студентлар янына үзебез барабыз: практикага чакырабыз, үзләрен эштә сынап карарга, кыр эшләренең ритмын тоярга мөмкинлек бирәбез. Әлеге вакытта бездә төрле уку йортларыннан килгән 18 студент бар. Аларның күбесе язгы кыр эшләре чорында практика узган һәм бездә эшләп калган егетләр. Безнең өчен бу иң яхшы билге: димәк, аларны кызыксындырырлык шартлар бар.
– Ә бу студентлар каян киләләр?
– Беренче чиратта, Башкорт дәүләт аграр университеттан. Хәзер, мәсәлән, бездә шуннан килгән дүрт кеше эшли: өч тракторчы һәм агроном. Һәм бу очраклы кешеләр түгел: без студентлар белемнәрен кайда һәм ничек куллана алуын аңласыннар өчен югары уку йорты белән озак вакытлы килешү төзергә тырышабыз.
– Сез егетләр практикадан соң эшкә калдылар, дидегез. Яшьләрне кызыксындырып эшкә калдырырга нәрсә ярдәм итә?
– Беренчедән, бу реаль эш һәм җаваплылык. Студент блокнот тотып читтә басып тормый – ул штурвал артына утыра, технологик процессларда катнаша. Икенчедән, эштәге мохит мөһим: һәркем үзен команданың бер өлеше итеп тойсын өчен тырышабыз. Һәм, әлбәттә, яңа эшли башлаган кешегә финанс яктан да ярдәм күрсәтелә.
– Ярдәм турында тулырак сөйләгез әле.
– Бу – безнең төп коралларыбызның берсе. 2022 елда предприятие «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» гомумдәүләт проекты буенча Башкорт дәүләт аграр университет студентларының укуы өчен түләде, соңыннан алар тракторчы-машинист таныклыгы алдылар. Шул ук вакытта Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы аша компания әлеге чыгымнарны 90%ка субсидияли алды. Бу – үзара файдалы хезмәттәшлек: предприятие кадрлар әзерләүгә акча сала, ә дәүләт мондый инициативаларны хуплый. Һәр елны икенче курс студентларын укытабыз. Нәтиҗәдә, үзебезне даими кадрлар белән тәэмин итәбез.
Практикага җәлеп итүдән тыш, без югары уку йортларында (БДАУ, Тимирязев исемендәге академия) максатлы юллама буенча урыннарга квоталар бирәбез. Шулай ук соңыннан, студентлар укыган вакытта да ярдәм итәбез, стипендия түлибез һәм практика үткәндә эшкә өйрәтәбез. Университет тәмамлаган бу студентлар үзләренә эш урыны булуын алдан белә. Безнең заманда иртәгәсе көнгә ышаныч – яхшы мотивация.
– Студентларның кайсысы сезнең өчен практикант кына түгел, ә чын табыш булды? «Буыннар дәвамчанлыгы» дигән төшенчә бар. Яшь студентлар арасында киләчәктә гаилә эшен дәвам итеп, кызыксынып, дәртләнеп эшләүчеләр бармы?
– Әлбәттә. Данила Артемьев бу юлны: уку, практика, эш – үткән тәүге студентларның берсе. Аңарда эш белән кызыксыну һәм җитди караш сизелә. Аның әтисе дә тракторчы. Данила ел саен практикага килә һәм урып-җыю эшләре тәмамланганчы – майдан октябрьгә кадәр кала иде. Предприятиенең социаль тормышында да актив катнаша. Хәзер ул «Агроинженерия» юнәлешендә магистратурада укый һәм яңадан безгә практикага килде. Без аны һәрвакыт көтеп алабыз.
– Ә практикага яңа килүчеләр турында нәрсә әйтә аласыз? Студентлар белән эшне дәвам итәргә ниятлисезме?
– Август аенда ук безгә урып-җыю эшләрендә катнашу өчен егетләр килә башлаячак. Без практиканың исем өчен генә үтмәвен, ә студентларның эшкә өйрәнүен телибез. Әгәр студент
үзенең хезмәтен бәяләгәннәрен, киләчәктә перспективалар барлыгын белсә – калачак. Егетләргә шулай ук безнең предприятиедәге күркәм традиция – тырыш студентларны бүләкләү дә ошый. Менә инде өч ел рәттән, кыр эшләре тәмамлангач, безнең белән хезмәттәшлек иткән барлык уку йортларыннан төрле номинацияләрдә (урып-җыюда, чәчүдә, җир эшкәртүдә һәм башка эшләрдә) аерылып торган 10 иң тырыш студентны сайлап алып, аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырабыз. Беренче урыннар өчен, әлбәттә, яшьләр көткән бүләк – соңгы модельдәге айфоннар, аннан соң ноутбуклар, планшетлар, «Яндекс Станция»ләр һәм башкалар бирелә.
Данила сөйләгәнчә, ул үзен «Башкир-агроинвест»та «ярдәмче» итеп кенә тоймаган.
– Миңа техниканы ышанып тапшырдылар, бурычларны аңлаттылар, һәм мин эш барышының үземә бәйле икәнен тойдым.
– Бу синең эшкә мөнәсәбәтеңә йогынты ясадымы?
– Ничек кенә әле. Әтием тракторчы булып эшли. Минем өчен бу абстракт һөнәр түгел, ә гаилә эшенең дәвамы. Тәү тапкыр ашлык җыю комбайнына утыргач, моның минем һөнәр булуын аңладым.
– Синең эш барышына гына түгел, коллективка да кереп китәсең киләме?
– Әйе. Мин төрле чараларда катнаштым, кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштым. Мәсәлән, күптән түгел «Башкир-агроинвест» җәмгыяте командасы составында Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Профсоюзлар йорты тарафыннан оештырылган «Хезмәт сөюче гаилә – АПК таянычы» конкурсында катнаштым. Без команда зачетында беренче урынга чыктык, ә шәхси ярышларда мин армрестлингта икенче урын алдым. Үзеңне зур команданың бер өлеше итеп тою бик шәп. «Агроинженерия» авыл хуҗалыгы тармагы өчен мөһим юнәлеш, дип уйлыйм. Әлбәттә, предприятиедә эшләп китеп хезмәт баскычыннан күтәреләсем килә, мине анда беләләр һәм миңа ышаналар.
– Агросәнәгать комплексына эшкә барыргамы-юкмы дип уйлаучы студентларга нинди киңәш бирер идең?
– Хезмәт юлыңны гади эштән башлаудан курыкмаска кирәк. Практика – ул эш барышын үз күзләрең белән күрү, бу ритмның һәм җаваплылыкның сиңа ошыймы-юкмы икәнен аңлау мөмкинлеге. Әгәр өстәмә эшкә өйрәнеп булса, һичшиксез, файдаланып калыгыз. Бу киләчәккә юлларны ача. Иң мөһиме – инициатива күрсәтүдән курыкмагыз. Бурычларны гына үтәп калмыйча, идеяләр дә тәкъдим итсәң, игътибарсыз калдырмаслар.