Чишмэ
+17 °С
Облачно
Төрлесеннән
29 Июня , 04:44

Киләчәк монда башлана: тормышны үзгәртүче технологияләр

Эшләр чиләк тотып, кул көче белән башкарылучы элекке фермалар турындагы иске күзаллауларны онытыгыз. «Нурис» җәмгыятендә авыл хуҗалыгы тарихындагы яңа сәхифә ачылды: заманча сөтчелек комплексы эшли башлады.

Киләчәк монда башлана: тормышны үзгәртүче технологияләрКиләчәк монда башлана: тормышны үзгәртүче технологияләр
Киләчәк монда башлана: тормышны үзгәртүче технологияләр

Шушы көннәрдә беренче автоматлаштырылган ферма сафка бастырылды – бу вакыйганы, һич арттырмыйча, бөтен Башкортстан өчен әһәмиятле  дип атарга була. Компания төзелешне тәмамлап, 840 баш сыер малына исәпләнгән терлекчелек комплексын куллануга кертте.

Генераль директор Рөстәм Исаков билгеләп үткәнчә, бу аграр тармакны яңартуга таба җитди адым, ул авыл хуҗалыгының югары технологияле, нәтиҗәле һәм хәтта икътисади кыенлык булган шартларда да тотрыклы була алуын исбатлый.

Комплексның төп элементы булып берьюлы 44 урынга исәпләнгән «Параллель» саву блогы тора. Бу заманча җиһаз бөтен предприятие өчен эш стандартларын билгели.

Әлеге технологияне гамәлгә кертү хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирә. Саву һәм терлекләрне карау процессларын автоматлаштыру мәшәкатьле эшләр башкаруга киткән вакытны киметә. Автоматлаштырылган системалар элек кул хезмәте таләп ителгән эшләрнең шактый өлешен үз өстенә ала. Бу предприятие чыгымнарын гына саклап калмый, ә кеше ресурсларын катлаулырак һәм иҗадирак эшләргә юнәлдерергә мөмкинлек бирә. Саву блогы сыерларның физиологиясен исәпкә алып эшләнгән: терлекләр азрак стресс кичерә, ә саву процессы мөмкин кадәр табигый рәвештә бара.

Эшкә керешер алдыннан барлык хезмәткәрләр яңа җи-һазлар белән эшләү буенча уку курсларын үткән, чөнки иң алдынгы техника да белемле хезмәткәрләрдән башка  нәтиҗәле эшли алмый.

Рөстәм Исаков ассызыклаганча, мондый алым ферманың тулы куәткә эшләячәген гарантияли, ә хезмәткәрләр яңа техник мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдалана алачак.

Бу республика өчен шактый нәтиҗәле проект. Беренчедән, җитештерү күләмнәре арта. 840 башка исәпләнгән комплекс сөт продукциясе җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирә, бу республиканың азык-төлек иминлеген ныгытачак һәм экспорт өчен нигез салачак. Автоматлаштыру кеше хезмәтенә бәйлелекне киметә, ә цифрлы контроль системалары сөт сыйфатын барлык этапларда, савудан алып төяп озатуга кадәр, күзәтергә ярдәм итә.

Проект инде дистәләгән белгечне эш белән тәэмин итте, ә киләчәктә, бу тармакның авыр кул хезмәтенә түгел, ә югары технологияләргә бәйле булуын күрсәтеп, яшьләрне дә авыл хуҗалыгына җәлеп итәргә мөмкин. Җитештерү эшчәнлегенең артуы һәм яңа эш урыннары барлыкка килү шуңа бәйле тармаклар – логистика, эшкәртү, сәүдә үсешенә дә этәргеч бирә. Моннан тыш, предприятие түләгән салымнар район бюджетын тулыландырачак. Заманча технологияләр тирә-як мохиткә йогынтыны киметергә мөмкинлек бирә: мәсәлән, тирес чыгару системасы туфракның һәм сулыкларның пычрануын, ә энергияне нәтиҗәле кулланучы җайланмалар ресурслар куллануны киметә.

Чишмә районы өчен бу проект – Башкортстан агротехнологияләрендә алдынгылар рәтендә булу өчен тагын бер мөмкинлек. Уңышлы тәҗрибә башка хуҗалыкларны да яңарышка этәреп, аларга үрнәк булып тора. Ә республика өчен бу – агросәнәгать комплексы үсешен һәм азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итү буенча гомумдәүләт максатларына ирешүгә керткән бер өлеш.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас