Чишмэ
+13 °С
Облачно
Төрлесеннән
5 Июня , 03:34

Мәктәп белән хушлашу

Чишмәдә киң колач белән чыгарылыш укучыларының бишенче, юбилей балы үтте.

Мәктәп белән хушлашуМәктәп белән хушлашу
Мәктәп белән хушлашу

 

Күптән түгел 143 унберенче һәм 623 тугызынчы сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Ул бик җаваплы чор – имтиханнар башлануы турында хәбәр итте.

Билгеле булуынча, поселок укучыларының күбесе, һәрвакыттагыча, беренче мәктәптә белем ала. Быел аны 54 унберенче һәм 147 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый.

Гимназияне, мәсәлән, унберенче чыгарылыш сыйныфта – 31, ә тугызынчы сыйныфларда – 128 укучы, ә Алкин-2 авылында исә 17 унберенче һәм 68 тугызынчы сыйныф укучысы мәктәп тәмамлый, алар инде тәүге җитди имтиханнарын тапшырганнар. Икенче мәктәптә чыгарылыш укучылары күп түгел: нибары 4 унберенче сыйныф һәм 31 тугызынчы сыйныф укучысы. Әмин авылы мәктәбендә тугызынчы сыйныфны 7 бала тәмамлый. Иң аз санлы чыгарылыш укучылары Иске Муса мәктәбендә – нибары 3 бала.

Без барлык укучылар-га имтиханнарны уңышлы тапшырып, олы тормыш юлына аяк басуын телибез

Мәктәп белән хушлашу
Мәктәп белән хушлашу
Мәктәп белән хушлашу
Мәктәп белән хушлашу
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас