Чишмэ
+15 °С
Болытлы
Төрлесеннән
7 Май , 05:54

Чүп реформасы дәвам итә

Башкортстанда чүп реформасын гамәлгә ашыруның мөһим этабы буларак, районда контейнер мәйданчыкларын үзгәртеп кору буенча эшләр дәвам итә. Быел поселокта яңарту өчен җиде мәйданчык сайлап алынган, бу эш «Ямь» җәмгыяте көче белән алып барыла.

Чүп реформасы дәвам итәЧүп реформасы дәвам итә
Чүп реформасы дәвам итә

«Ямь» җәмгыяте директоры урынбасары Рәдиф Газзалов хәбәр итүенчә, кайбер мәйданчыкларда бункерлар астындагы һәм алар янындагы асфальт кына яңартыла, иске контейнерлар заманча евростандарт буенча ясалганына алыштырыла.

Әмма ике мәйданчык: Елга аръягы бистәсендә автобус тукталышы янындагы (Киң урам) һәм Төньяк бистәсендәге (Юбилей урамы) территорияләр тулысынча  яңартып корылачак. 

Чүп савытлары гына түгел, керү юллары да үзгәртеп корылачак, ә мәйданчыкларның өсте ябулы булачак. Рәдиф Радик улы әйтүенчә, «чүп-чарны туфли киеп барып кына ташларга мөмкин булачак». Мәсәлән, Ленин урамында шундый заманча комплекслар уңышлы эшләп килә.

Иң проблемалы урыннарга аерым игътибар бирелә. Елга аръягы һәм Төньяк бистәләрнең контейнер мәйданчыкларыннан шәхси секторда яшәүче күп санлы халык файдалана. Мәсәлән, Киң урамындагы чүп мәйданчыкларына шоферлар да чүп ташлап китә, чөнки ул юл буенда урнашкан. Үзгәртеп корганнан соң биредә элекке аз сыйдырышлы биш контейнер (0,75 куб/м) урынына ике бункер һәм 1,1 куб/м күләмле җиде евроконтейнер куелачак.

Бүгенге көнгә 324 евроконтейнер (шуларның 28е кәгазь, 27се пластик һәм калган 27се пыяла ташлау өчен) урнаштырылган.

Белгечләр фикеренчә, уңайлылык һәм эстетика халыкка мәдәниятлерәк булырга этәргеч бирә. Шуны аңлау мөһим: яңалык кертү кагыйдәләрне гамәлдән чыгармый. Поссовет башлыгы Булат Вәлиуллин ассызыклаганча, зур күләмле чүп-чарны – иске мебельне, көнкүреш техникасын контейнерларга ташлау тыела. Алар бары тик өйдәге чүп-чар һәм вак-төяк  көнкүреш калдыклары өчен генә каралган. Бу кагыйдә бар халык өчен бер, һәм  ул тәртип гарантиясе булып тора.

Чүп-чар  калдыклары белән проблема кискен тора, аны берьюлы хәл итеп булмый. Хакимият башлыгы Ришат Мансуров ассызыклаганча, районның санитар торышын яхшырту буенча эш техник яңарыш белән дә ныгытыла. «Спецавтохозяйство» МУП төбәк операторы яңа евроконтейнерлар белән актив тәэмин итә. Аларның  капкачы булу начар исләр таралуга һәм чүп-чар очуына юл куймый, сак эш иткәндә озак вакыт хезмәт итәчәк.

 «Ямь» җәмгыятенең махсус  техника паркы да даими тулылана. Предприятиедә «КамАЗ КО-440-5» базасындагы чүп ташу машинасы бар, ул евроконтейнерлар белән дә, иске металл контейнерлар белән дә эшли ала. Аның универсаль тоткасы һәм хәрәкәт иткән вакытта чүпне тыгызлау системасы мәйданчыкны хезмәтләндерү вакытын 25 процентка кыскарта. 2025 елда парк чүп ташучы ике яңа универсаль «МАЗ» машинасы белән тулыланды. Хәзер «Ямь» җәмгыяте карамагында тугыз берәмлек техника бар, бу реформаны тормышка ашыруга саллы өлеш кертү. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, рес-публика төбәк операторлары 2025 елда гына да 32 берәмлек  махсус техника сатып алган.

Республиканың тырышлыгы федераль дәрәҗәдә игътибарсыз калмый. Башкортстан «Инцидент №58» күрсәткеченең «яшел зонасында» тотрыклы урнашкан. Бу «светофор» рейтинг субъектларны төп күрсәткечләр: мәйданчыклар һәм контейнерлар белән тәэмин ителеш, махсус техника булу, авырлык контроле белешмәләрен тапшыру һәм чүп-чар калдыклары белән  эш итү инфраструктурасының үсеше буенча бәяли.

Башкортстанның киләчәккә төп бурычы – чүп-чарны аерым җыюга күчү. Планнарда һәр муниципалитетта икенчел чималны кабул итү пунктлары челтәрен булдыру. Бу чисталыкка һәм экологик җаваплылыкка таба чираттагы адым булачак.

Ләкин бер мөһим факт кала. Чүп реформасы – ул коммуналь хезмәтләр эше генә түгел, ә һәр кешенең җаваплылыгы.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас