Чишмэ
+15 °С
Облачно
Төрлесеннән
16 Апреля , 09:41

«Зарница» уены заман таләбенә җавап бирә

«Зарница 2.0» уенының муниципаль этабы киләчәктә ил сагында торачак укучылар өчен чын сынау булды. Урта сыйныфларда укучылар ату, тактик медицина һәм сафта йөрү әзерлеге буенча ярыштылар.

«Зарница» уены заман таләбенә җавап бирә«Зарница» уены заман таләбенә җавап бирә
«Зарница» уены заман таләбенә җавап бирә

Радиациядән, химик һәм биологик саклануга, шулай ук БПЛА буенча заманча мастер-классларга аерым игътибар бирелде. Бу инде гади уен гына түгел, ә һәркем үзен күрсәтә ала торган чын батырлык мәктәбе.

Укучыларның чыгышын хөрмәтле кунаклар – махсус хәрби операция ветераннары Рөстәм Фәизов һәм Илдар Акбердин күзәтте. Балалар өчен алар батырлык һәм ныклылык үрнәге булдылар.

Шәхси зачет нәтиҗәләре буенча бишенче мәктәпнең «Бухара» отрядыннан Азалия Әмирханова иң яхшы хәрби корреспондент, Шөнгәккүл авылының «Өйдрәк» отрядыннан Матвей Портнов шәп командир, «Алкин» отрядыннан Морат Хәлиуллин оста элемтәче буларак үзләрен күрсәттеләр.

Командалар арасында пьедестал түбәндәгечә бүленде: беренче урынны Чишмә поселогының 1-нче мәктәбенең «Беренчеләр сафта» командасы алды, икенче урынны 2-нче мәктәпнең «21 Алмаз» командасы, ә өченче урынны гимназия яулады.

«ВКонтакте» берләшмәсендә видеоролик урнаштыргач, җитди бәхәсләр башланды. Күпләр үзләренең балачакта калган «Зарница»ларын искә алдылар.

«Менә бездә ичмасам чын зарница иде – урамда кар, пычрак ерып каршылыкларны үтә торган идек,  һәм үзебезнең байрак өчен көрәшә, яшерен карталарны эзли, «дошман»ны әсир итә, погоннарын тартып ала, әләмен урларга тырыша идек!» – дип хәтирәләре белән уртаклаштылар өлкәннәр. Чыннан да, элек уен тактика һәм физик чыдамлык күрсәтеп, күбрәк урамда үткән. Ләкин заманалар башка,  «Зарница» уены – хәзерге заман чакыруына җавап. Традицион дисциплиналарга цифрлы технологияләр, пилотсыз очкычлар белән эш итү һәм

киберхәвефсезлек өстәлгән.

Комментарийларда халык кагыйдәләр турында фикер алыша. Уенда катнашкан укучылар гадел рәвештә шуны билгеләп үтә:

 «Мең ярым бала укый торган мәктәпләрне һәм һәр катнашучысы алтынга тиң, сайлап алу мөмкинлеге булмаган кечкенә авыллардагы мәктәпләрне бертигез куеп булмый».

«Беренчеләр хәрәкәте» белгечләре Ләйсән Илалова белән Эльза Галләмова, кызганычка каршы, бу мөмкин түгел, дип җавап бирделәр:

– «Зарница 2.0» бөтенрәсәй хәрби-патриотик уен барышында барлык катнашучылар да бертигез шартларда ярыша. Без билгеләрне бүлеп куя алмыйбыз, чөнки уен берничә этаптан тора. Бу федераль таләп. Бу бүленеш төбәк этабында район данын яклаячак бер генә җиңүчене билгеләргә мөмкинлек бирми. Уенның муниципаль этабында катнашу – ул һәркем өчен тәҗрибә туплау. Ярышлардан тыш, осталык класслары да үтә, биредә балалар яңа белемнәр һәм башкалардан тәҗрибә ала. Барысы өчен дә бертөрле кагыйдәләр булу гаделсезлеккә юл куймый.

«Зарница» уены заман таләбенә җавап бирә
«Зарница» уены заман таләбенә җавап бирә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас