

Сынау җитди булды һәм ике өлештән торды. Башта студентлар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр: юлда йөрү кагыйдәләре һәм тракторлар төзелеше буенча сорауларга җавап бирделәр. Аннары иң җаваплы мәл – трактородромда практика башланды. Монда техника белән идарә итү генә түгел, ә барлык кагыйдәләрне белүеңне исбатларга кирәк иде. Егетләрнең күбесе имтиханны беренче тапкырдан ук үтте, бу колледжда яхшы әзерлек һәм аларның эшкә җаваплы карашы турында сөйли.
Тиздән бу яшь белгечләр тәҗрибәле остазлар командасының бер өлеше булачак. Практик этапка беренчеләрдән булып Караякуп авылыннан Инсаф Кәримов чыкты. Ул барлык биремнәрне дә ышанычлы үтәде. Инсафка нибары 19 яшь, әмма ул инде үз максатын төгәл белә. Егет «Авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү һәм ремонтлау» белгечлеге буенча кызыл дипломга бара. Икенче ел инде Чишмә юл ремонтлау-төзелеш идарәсендә практика уза, механикка ярдәм итә һәм автослесарь булып эшли, тракторларны, «КамАЗ»ларны, юл техникасын ремонтлый. – Мин бу һөнәрне аңлы рәвештә сайладым. Һәрвакыт кирәкле эш табарга теләдем һәм ялгышмадым. Эшем ошый, хезмәттәшләрем хөрмәт белән карый һәм осталык серләре белән уртаклаша. Хәзер мин «ДТ-75», «МТЗ-80» һәм комбайннар йөртә алам. Бу гади күнекмәләр генә түгел, ә хыялыма таба тагын бер адым, – ди Инсаф.
Ә егетнең хыялы җитди – хәрби булу. Колледжны тәмамлагач ул Ватанга хезмәт итү өчен Төмән югары команда инженерлык училищесына укырга керергә планлаштыра.
Ун ел эчке гаскәрләрдә хезмәт иткән әтисе, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләүче әнисе аның бу планы белән килешә. Сүз уңаеннан, быел энесе дә 9-нчы сыйныфны тәмамлый һәм аның юлыннан барырга – шул ук колледжга укырга керергә уйлый.
– Аның карарын хөрмәт итәм. Лаеклы ират эше. Укысын һәм тәҗрибә тупласын, мин һәрвакыт ярдәм итәрмен һәм терәк булырмын. Хәзер яшьләрнең күбесе эшче һөнәрләрне сайлый, – ди егет.
Студентлар хезмәт ветераннарыннан кыйммәтле тәҗрибә туплыйлар, осталыкка өйрәнәләр, шул ук вакытта үзләренең яңа идеяләрен һәм заманча алымнарын да кертәләр. Яшьләрнең көч-дәрте һәм тәҗрибәле остазларның зирәклеге – район һәм тулаем ил үсеше өчен ныклы нигез булып тора. Яңа идеяләр белән янучылар һәм эшнең барлык нечкәлекләрен белүчеләр бердәм эшләгәндә, һәр тармак ныгый.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әйтүенчә, яшьләр – республиканың киләчәге ышанычлы кулларда икәнен раслаучы гаять зур таяныч.
Инсаф Кәримов һәм аның яшьтәшләренең эше – моңа дәлил.
Яшь һөнәр ияләренә киләчәктә дә уңышлар телибез, хезмәтләре туган җиребезгә файда китерсен иде, дигән теләктә калабыз.