Бакчачылык ширкәтләре рәисләре җирле үзидарә органнары белән нәрсә турында килештеләр?
Шушы көннәрдә ширкәт рәисләренең ведомство вәкилләре белән очрашуы узды, борчыган мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә тырыштылар.
Райондагы бакчаларның күбесе Алкин, Ар һәм Енгалыш авылы биләмәләрендә урнашкан.
Очрашуга Эчке эшләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары, Росреестр, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм чүп чыгару буенча төбәк операторы белгечләре килде. Җанлы әңгәмә булды: ширкәтләр рәисләре тарафыннан документлар әзерләнде һәм конкрет сорауларга җавап бирелде.
Төп темаларның берсе «чүп реформасы» булды. 2025 елда гына да 12 ширкәттә өч яңа контейнер мәйданчыгы куелган. Бу – калдыкларны даими чыгару юлында башлангыч адым гына.
«Сельхозтехника» бакчачылык ширкәте рәисеОльга Денисова да «Шәһәрне җыештыру буен-ча махсус автохуҗалык» җәмгыяте вәкилләренә турыдан-туры мөрәҗәгать итте. Проблема оператив рәвештә хәл ителде: тиздән аларда да контейнерлар куелачак.
Моннан тыш, Чишмә районы бакчачылык ширкәтләрендә юлларны төзекләндерү һәм ремонтлау дәвам итә, ә муниципалитет территорияләрне чүп-чардан, агач-куаклардан чистартуда ярдәм итә, бу матурлык өчен генә түгел, ә янгын хәвефсезлеге өчен дә мөһим.
Дачада ял итү тагын да заманчарак була бара. «Медик» һәм «Строитель» ширкәтләрендә тулы куәткә газлаштыру эшләре дәвам итә. Бу темпта барганда, бәлки, тиздән бакчачыларның йортларына да зәңгәр ягулык килеп җитәр.
Ә «Язучылар бакчалары»нда гадәти булмаган проект планлаштырыла: инвестор иппотерапия белән шөгыльләнү өчен мәйданчык төзергә ниятли. Бу район халкына сәламәтлекне ныгыту һәм ял итүнең яңа форматын бүләк итәчәк.
Җир участокларын хосусыйлаштыру буенча сораулар күп булды. Җирһәм мөлкәт министрлыгының территориаль бүлеге начальнигы Фидан Мәһадиев эшләр барышын җентекләп аңлатты. Әгәр сезнең җир участогы кадастр исәбендә тормаса, тәртип шундый:
Эчке эшләр министрлыгы вәкиле искәрткәнчә, яз айларында бакчачылык участокларында урлашулар арта, төгәлрәк әйткәндә, кышкы чордагы урлаулар ачыклана, чөнки бу вакытта хуҗалары шәһәрдә. Полиция хезмәткәрләре участокларны озак вакытка күзәтүсез калдырмаска киңәш итә. Видеокүзәтү камераларын урнаштыру нәтиҗәле булачак – бүген аларның бәясе әлләни кыйммәт түгел. Шулай ук бакчачылык ширкәтләренә территорияләрне карап чыгу өчен каравылчы ялларга киңәш ителә.
Хөрмәтле бакчачылар! Без сезне бар яңалыклар белән таныштырып торырбыз. Гәзитебезнең киләсе саннарында «Шәһәрне чистарту буенча махсус автохуҗалык» җәмгыяте белгече Лиана Кахтиранова белән тулы интервью укыгыз. Бакчачылык ширкәтеннән чүп чыгару буенча сорауларыгыз булса, безгә, Чишмә районы гәзитенең «ВКонтакте» төркеменә языгыз. Шулай ук кадастр эшләр үткәрү турында мәкаләләр дә бастырылачак.