Чишмэ
-6 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 февраль , 11:58

Гаилә уеннары-2026

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров игълан иткән «Зур һәм дус гаилә елы»нда Чишмә районында күркәм спорт вакыйгасы узды. «Гаилә бәйрәм уеннары-2026» фестивале финалы республиканың төрле төбәкләреннән 200дән артык катнашучыны – якынча 70 гаилә командасын җыйды.

Гаилә уеннары-2026
Гаилә уеннары-2026

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров игълан иткән «Зур һәм дус гаилә елы»нда Чишмә районында күркәм спорт вакыйгасы узды.

«Гаилә бәйрәм уеннары-2026» фестивале финалы республиканың төрле төбәкләреннән 200дән артык катнашучыны – якынча 70 гаилә командасын җыйды.

Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, болай диде:

– Салкын булуга карамастан, бүген биредә сезнең елмаюларыгыздан һәм ташып торган дәрт-дәрманыгыздан чын-чынлап җылы. – Мондый чаралар гаилә бәйләнешләрен ныгытып кына калмыйча, республика районнары арасында да ныклы элемтәләр булдыра. Сез барыгыз да булдырасыз!

Чишмә районыннан катнашучылар исеменнән лаеклы рәвештә поселоктан килгән Рәҗәповлар гаиләсе чыгыш ясады. Уллары укыган дүртенче мәктәптә узган ярышның беренче этабында алар 9 яшьлек Давид белән бергә ышанычлы җиңү яулап, абсолют чемпион булганнар. Аннары районның спорт-сәламәтләндерү комплексында ярышларның муниципаль этабы узган.

– Без «Гаилә уеннары»нда өченче ел рәттән катнашабыз. Беренче елны икенче урын алдык, узган елда дүртенче булдык. Ә быел, ниһаять, финалга чыга алдык, – дип сөйли Алена Рәҗәпова.

– Барлык командаларга уңышлар телибез, – дип сүзгә кушылды гаилә башлыгы, Артур Рәҗәпов.

Давидның сыйныф җитәкчесе Альмира Әсәдуллина да укучысының гаиләсе өчен җан атарга килгән.

– Бу гаилә бар җирдә уңышка ирешә: спортта, иҗатта, укуда – һәркайда алар беренче. Алар – бердәм һәм тату гаилә үрнәге. Без мондый актив гаиләләр белән горурланабыз, – дип билгеләп үтте Альмира Илгиз кызы.

Ярышта катнашучы гаиләләр дүрт этаплы эстафетаны үттеләр. Бу тизлек һәм җитезлек буенча гына түгел, ә бердәмлеккә, үзара ярдәмләшүгә һәм бердәм команда буларак эш итә белүгә сынау булды.

Мавыктыргыч һәм дустанә ярыштан соң республиканың иң яхшы гаилә командалары билгеләнде. Ярышның алтын медален Караидел районы вәкиле Мәхмүдияровлар гаиләсе яулады. Икенче урынны – Нефтекама шәһәреннән Миңнебаевлар, өченче урынны, югары әзерлек һәм команда рухы күрсәтеп, Бәләбәй шәһәреннән Федотовлар гаиләсе алды.

«Бердәм Рәсәй» партиясенең төбәк башкарма комитеты җиңүчеләрне Башкортстан Республикасының алдынгы шифаханәләренә юлламалар белән бүләкләде.

Гаилә уеннары-2026
Гаилә уеннары-2026
Автор: Диана Байкова
Читайте нас