Чишмэ
-10 °С
Кар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 февраль , 09:36

Гомерләрне коткарырга өйрәтәләр

Ар авылы биләмәсендә Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды бәйгесендә җиңү нәтиҗәсендә халыкны беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү дәвам итә.

Гомерләрне коткарырга өйрәтәләр
Гомерләрне коткарырга өйрәтәләр

Проект авыл биләмәсенең туризмны, спортны, халык һөнәрләрен, авыл җирлегендә ял итү зоналарын төзекләндерүне социаль үстерү буенча коммерция белән шөгыльләнмәүче автоном оешма тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Бу ни өчен мөһим?

Ашыгыч хәлләр, янгын, бәла-каза булсынмы яки көтмәгәндә сәламәтлек начарланып китсә, һәр минут исәптә. Бу очракларда еш кына тәүге минутлар хәлиткеч була. Беренче ярдәм күрсәтә белгән кеше кан китүне туктата, йөрәк-үпкә реанимациясе ясый,  һуштан язганда яки буылганда ярдәм итә ала, шуның белән зыян күрүченең исән калу һәм тулысынча сәламәтләнү мөмкинлекләрен арттыра.

Авыл җирендә яшәүчеләр өчен әлеге белемнәр аеруча кирәк, чөнки анда ашыгыч ярдәм, шәһәрдәгегә караганда, шактый озак килергә мөмкин. Әзерлеге булган кешеләр һәм битараф түгел гражданнар исә табиблар килгәнче бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтергә сәләтле беренче звенога әйләнә.

Беренче ярдәм күрсәтү кунекмәләре заманча җиһазлар кулланып үткәрелә. Сүз уңаеннан, йөрәк-үпкә реанимациясе һәм башка манипуляцияләрне өйрәнү өчен махсус манекен да грант ярдәмендә сатып алынган. Бу проектта катнашучыларга теорияне тыңлап кына калмыйча, алган белемнәрне ныгытып, гамәлдә эш итәргә мөмкинлек бирә.

 

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас