Чишмэ
-10 °С
Кар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 гыйнвар , 10:00

Ничек боз тозагына эләкмәскә?

Быелгы кыш ныклыгыбызны сыный: кайчак көчле кар явып йорт алларын тутыра, кайчакта көннәр җылытып, биек йортлар түбәсеннән карлы-бозлы сөңгеләр эреп төшә. «Температура тирбәлешләре» һава торышының тотрыксызлыгы гына түгел, ә уяулыкны арттыру өчен сигнал да булып тора. Түбәләрдәге кар катламы һәм кәрнизләргә каткан бозлар теләсә кайсы вакытта килеп төшәргә мөмкин. Үзебезне ничек сакларга соң, һәм биек йортлар янындагы тәртип өчен кем җавап бирә икән, шул турыда язып үтик.

Ничек боз тозагына эләкмәскә?
Ничек боз тозагына эләкмәскә?

Төп эш фронты – идарәче компанияләр иңендә. Райондагы күп фатирлы йортларның күбесе «Торак сервис» җәмгыяте карамагында, ә поселоктагы дүрт йортны «Гранд» җәмгыяте хезмәтләндерә.

«Торак сервис» директоры Эдуард Илалов хәбәр итүенчә, коммуналь хезмәтләр әлеге мәсьәләгә комплекслы рәвештә якын килә: бу түбәләрне кардан чистарту, бозларны чабу һәм йорт эчендәге милекне җыештыру да. Шунысы сөендерә, халык та читтә калмый. Йорт комитетлары рәисләре һәм битараф булмаган кешеләр чыгып, коммуналь хезмәтләргә күп катлы йортлар алдын кардан арындырырга ярдәм итә. Чөнки чиста юллар – уртак хәстәрлек бит ул.

Машиналар – комачаулык

Тик ел саен сыйфатлы җыештыруга комачаулый торган проблема бар – бу парковкага куеп калдырылган автомобильләр. Кар тазартучы техника маршрутка вакытында чыга, ләкин тракторчыларга еш кына тезелеп киткән машиналар арасыннан могҗизалы осталык күрсәтеп, урап-урап йөрергә туры килә.

Кайберәүләрне машиналарын карны тазартып чыкканчы, вакытлыча гына булса да алып торырга күндереп булмый. Нәтиҗәдә, юл хуҗалыгы хезмәткәрләре уратып-чуратып йөреп вакытларын сарыф итәләр, юлларны сыйфатлы итеп тазарта алмыйлар, – диде Эдуард Илалов.

Хәзер бөтен көч биек йортларның түбәләрен һәм балкон өсләрен кардан арындыруга юнәлтелгән. Монда инде авто хуҗаларына уйланырга урын бар: якын торган машиналар – махсус техника өчен комачаулык кына түгел, түбәдән төшкән кар өчен мишень дә. Бозланып каткан кар машиналарга да зыян салачак, акча янчыгын да бик тиз такырайтачак.

Урамда йөрергә яки кибеткә барып килергә дип чыгу бәла-каза белән тәмамланмасын өчен, коткару хезмәтләре һәм коммунальчеләр гади, әмма мөһим хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәүне сорыйлар:

– Биналар яныннан узганда, түбәдән кар салынып тормыймы, игътибар итегез. Әгәр салынып торган кар яки боз сөңгеләрен күрсәгез, бу урынны урап узыгыз. Бигрәк тә авыш түбәле йортлар куркыныч.

Йортлар тирәли тасма сузылуын күрсәгез дә бу тирәне урап үтегез! Әгәр тротуар сигнал тасмасы белән әйләндереп алынган яки кисәтү билгеләре тора икән, аннан үтәргә тырышмагыз. Коммуналь хезмәтләр аларны болай гына элми – бу югары хәвеф зонасы.

Колакчыннарыгызны (наушник) салыгыз. Югыйсә, шуып төшеп килгән кар тавышын ишетмәссез, димәк, читкә тайпылып калу өчен вакытыгыз булмаячак.

– Балаларны саклагыз. Аларга кыш көне йорт буенда уйнау куркыныч икәнен аңлатыгыз. Түбә астындагы көртләргә менү фаҗига белән тәмамланырга мөмкин.

– Машиналарыгызны биналар янында һәм кәрнизләр астында калдырмагыз.

– Электр линиясенә игътибар итегез. Юеш кар авырлыгы белән басылган электр тапшыру линияләре дә куркыныч тудырырга мөмкин – алардан ераграк торыгыз.

Хөрмәтле чишмәлеләр! Игътибарлы һәм аңлы булыгыз. Тиешле урында куелган машиналар һәм уяулык безгә бу кышны бәла-казасыз үткәрергә ярдәм итәр.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда коткару хез-мәтенең бердәм номеры – 112 буенча шалтыратыгыз.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас