Чишмэ
-10 °С
Кар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 гыйнвар , 11:00

Мәктәбебез белән горурланам

Келәш урта мәктәбе директорының тәрбия буенча киңәшчесе буларак, төрле вакыйгаларга һәм хис-тойгыларга бай мөһим эшебезгә йомгак ясыйсым килә. 2025 ел безнең мәктәп коллективын берләштергән, һәркемгә уртак эшкә үз өлешен кертергә мөмкинлек биргән чараларга бай булды.

Мәктәбебез белән горурланам
Мәктәбебез белән горурланам

Иң кечкенә укучыларыбызның «Рәсәй бөркетләре», бишенче сыйныфларның Пионерлар һәм укучылар йортында тантаналы рәвештә Рәсәй балалар һәм яшьләр оешмасының «Беренчеләр хәрәкәте» сафларына кабул ителүе белән горурланабыз.

Үткән елда дулкынландыргыч һәм әһәмиятле чаралар узды. Уку-чыларның махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар белән очрашуы аеруча зур вакыйга булды, балалар Ватанны саклаучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Зур күләмдә гуманитар ярдәм җыелды. Бөек җиңүнең 80 еллыгы җәһәтеннән концертлар, хәтер акцияләре һәм «Батырлык дәресләре» үткәрелде, бу геройларга хөрмәт күрсәтү билгесе.

5-нче сыйныф укучылары Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары конкурсында катнашып, юл билгеләре буенча белемнәрен күрсәттеләр.

Мәктәпнең укучылар үзидарәсе көне яңа дәрәҗәгә чыкты. Аның рәисен сайлау чарасында һәр тавыш исәпкә алынды. Тематик квестлар үткәрү барышында мәктәп тормышы җанланып китте. Бу бәйрәм, белем алу һәм шул ук вакытта команда туплау чарасы да.

Уеннар һәм җырлар белән табигать кочагына чыгу онытылмаслык хис-тойгылар бүләк итте һәм балаларның дуслыгын ныгытты.

Барлык сыйныфлар өчен Евразия күчмә цивилизацияләр музееның «Турахан» визит-үзәгенә онытылмаслык сәфәр оештырылды.

«Зур гаилә уеннары»ның мәктәп этабы үткәрелде, анда әти-әниләр һәм балалар катнашты. Безнең мәктәптә ата-аналар берләшмәсе белән тыгыз эш алып барыла.

Балалар башлангычлары үзәге эшен дәвам итәбез, анда осталык дәресләре, төрле чаралар, шулай ук активистлар катнашлыгында җыелышлар уза.

«Рәсәй бөркетләре» оешмасы остазларына – педагогларга һәм өлкән сыйныф укучыларына аерым рәхмәт. Чараларны оештыруда сезнең ярдәмегез, сабыр һәм акыллы булуыгыз бәяләп бетергесез.

Елның төп нәтиҗәсе – ул сезнең тырышлык.

Армый-талмый эш алып баручы активистларга, һәр эштә башлап йөрүче укучыларга һәм зирәк педагог-остазларга чын күңелдән зур рәхмәт белдерәм! Сезнең көч-гайрәтегез ташып тормаса, уй-фикерләрегез белән уртаклашмасагыз һәм эшләргә атлыгып тормасагыз, бу проектларның берсе дә тормышка ашмас иде. Сез – бөтен тәрбия эшенең этәргеч көче.

2025 ел бердәм булганда күп эшләр башкара алуыбызны күрсәтте. Мәктәбебез белән горурланам һәм киләсе елда да зур казанышларга ирешүебезне түземсезләнеп көтәм!

Автор: Айсылу Габидуллина
Читайте нас