Чишмэ
-10 °С
Кар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 гыйнвар , 13:00

Ел кызыклы вакыйгаларга бай булды

Шөнгәккүл мәктәбендә төрле елларда безнең мәктәпне тәмамлаган, әлеге вакытта махсус хәрби операциядә катнашкан яугирләр белән «Сыйныфташлар очрашуы» оештырылды.

Ел кызыклы вакыйгаларга бай булды
Ел кызыклы вакыйгаларга бай булды

Укучылар өчен «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» дәресләрендә беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча осталык класслары үткәрелә.

Узган елда Шөнгәккүл мәдәният йортының «Пчелки» волонтерлары өлкән буын вәкилләре белән бергә маскировка челтәрләре үрделәр, хуш исле үлән чәйләрен пакетларга тутырдылар һәм синтепоннан мендәрләр ясадылар.

Укытучылар һәм ата-аналар якташларыбызга гуманитар ярдәм җыюда актив катнаштылар.

Без истәлекле бәйрәм көннәрен кызыклы һәм заманча форматта: акцияләр, фикер алышулар, кинолекторийлар, интервьюлар, интерактив уеннар, флешмоблар, бергәләп шигырь укулар белән үт-кәрдек... Оештырылган чараларның барысын да санап бетәрлек түгел. Һәрвакыт яңа төр чаралар уйлап чыгарабыз. Ата-аналар да активлык күрсәтә. Быел «Зур гаилә уеннары»нда 5 гаилә катнашуы сөендерә.

Мәктәп китапханәләре көне алдыннан Уфа язучысы Ирина Зөфәр кызы Гафарова белән кызыклы очрашу булды. Балалар аның китаплары геройлары белән бергә республикабызның матур урыннары буйлап сәяхәт иттеләр. Очрашу дустанә һәм күңелле мохиттә үтте.

Юлия Метлицкая җитәкчелегендәге «Йолдызчык» балалар хоры белән бергә авылыбызның «Иминлек» геронтология үзәгендә концерт программасы белән еш чыгыш ясыйбыз.

Төрле сыйныфлар укучылары белән Келәш авылының яңа буын китапханәсенә һәм уникаль проект буенча Башкорт дәүләт аграр университетына – «Мин – АГРОда» агросәнәгать комплексы һөнәрләре шәһәренә экскурсияләр оештырылды.

Бу ел мине команда белән эшләргә, сабыр булырга һәм балаларыбызның киләчәге турында ихлас хәстәрлек күрергә өйрәтте. Янәшәмдә булган, тәҗрибә уртаклашкан һәм тырышлыгымны күреп, хуплап торучы һәркемгә рәхмәт белдерәм. Безне алда яңа идеяләр, проектлар һәм казанышлар көтә. Киләсе ел тагын да күбрәк шатлыклы мизгелләр һәм уңышлы карарлар алып килсен!

Альбина Чмель, Шөнгәккүл мәктәбе директорының тәрбия эше буенча киңәшчесе.

Автор: Айсылу Габидуллина
Читайте нас