Урал Минислам улы 1957 елның 16 октябрендә дөньяга килә. Балачактан очучы һөнәре турында хыялланган егет Ставропольнең очучылар һәм штурманнар әзерләүче югары хәрби-авиация училищесына укырга керә. Уку йортын уңышлы тәмамлаганнан соң Сахалинга, 777-нче авиация полкына җибәрелә.
– Ул якка җибәрүләре бик яхшы булды. Сахалин кырыс табигатьле төбәк булса да, анда мин мөһим сугышчан күнекмәләргә өйрәнә алдым, – дип истәлекләре белән уртаклашты Урал Уразмәтов.
Барлыгы 849 сәгать очыш ясаган хәрби очучы Кызыл Йолдыз орденына лаек. Ул «Су-15», «Л-29», «МиГ-23» һәм «МиГ-25» самолетлары, «Ми-8Т» вертолеты белән идарә иткән. Ә легендар «МиГ-31» истребителе белән илнең һава чикләрен бозуга каршы йөздән артык очыш ясаган.
Авиация полковнигы пенсиягә чыкканнан соң да һава киңлекләрен ташлый алмаган, Мостай Кәрим исемендәге халыкара аэропортта авиадиспетчер булып эшкә урнашкан. Рәсәй аэронавигациясенең мактаулы хезмәткәре буларак, ул әле дә мәктәп, хәрби училище һәм югары уку йортлары укучылары өчен лекцияләр үткәрә. Чыгышларында илебезнең якты киләчәге булып торучы яшьләребезне сәламәт тормыш рәвеше алып барырга өнди, төпле киңәшләр бирә.