«Без актив эш башладык: Визит-үзәк ачылды, тикшеренү эшләре алып барабыз һәм ЮНЕСКО өчен документлар әзерли башладык. Кәшәнә төрле өлкәләрдә ислам йогынтысы көчәюнең үзенчәлекле дәлиле, ул, җиде гасыр буе сакланып килгән тарихи һәйкәл булараҡ, ЮНЕСКО оешмасының төп таләпләренә туры киләдер дип ышанабыз», – диде Урал Килсенбаев.
Беренче вице-премьер тарихи мирасны саклау темасы белән кызыксынган һәркемгә мөрәҗәгать итеп, материалларны өйрәнүләрен, үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен калдыруларын сорады. Бу мөһим проект буенча эксперт фикере зур әһәмияткә ия, дип билгеләп үтте ул.
Килсенбаев шулай ук Башкортстан өчен бу елның җиңүләргә бик бай булуы: Парижда Шүлгәнташ мәгарәсенең тарихи әһәмиятен тану, «алтын кадаклар» – үзенчәлекле геологик объектлар ачылуы, «Торатау»ны глобаль геопарклар челтәренә кертү турында искә төшерде.