«Бу статус югары сыйфатлы товар җитештерү символы булган «Хәләл» маркировкалы продукциягә кызыксыну арткан Рәсәй базарында да әһәмияткә ия була бара. Сертификат завод продукциясенең «Хәләл» стандартларына, кулланыла торган чималдан башлап исламда тыелган компонентларны һәм технологияләрне куллануга юл куймаучы производство эшчәнлегенә кадәр, тулысынча туры килүен раслый», – дип билгеләп үтә компания вәкилләре.
Сертификат ислам кануннары төп роль уйнаган чит ил сәүдә партнерлары һәм шикәр комы кулланучыларның ышанычын ныгытырга гына түгел, шулай ук үз продукциясен җитештергәндә шикәр комы кулланучы Рәсәй һәм чит ил компанияләре белән хезмәттәшлекне дә арттырырга мөмкинлек бирә.
«Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Төрекмәнстандагы клиентлар безнең «Хәләл» стандартын сертификацияләүне уңай кабул иттеләр.
Партнерларыбызның күбесе, үз продукцияләрен маркировкалау өчен, электән үк хәләл стандартына туры килүне сорыйлар иде. Хәзерге вакытта мондый статус булу ышанычны ныгыта һәм предприятиенең көндәшлеккә сәләтен арттыра», – дип билгеләп үтте заводның коммерция буенча директоры Ирина Маркеева.
Бүгенге көндә Чишмә шикәр заводы авыл хуҗалыгы продукциясен чит илләргә озатучылар исә-бендә, предприятие тарафыннан җитештерелгән күләмнең 50-60 проценты, ягъни елына якынча 60 мең тонна продукция экспортка озатыла. Шикәр комы күпчелек очракта Азиягә һәм Якын Көнчыгыш илләренә озатыла, анда яшәүчеләр өчен хәләл сертификаты продукция сайлаганда мөһим нигез булып тора.