Чишмэ
-17 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 октябрь , 17:09

Гадәттән тыш хәлләрсез каникул

Укучыларның күптән көткән көзге каникуллары башлана. Быел балалар тугыз көн буена – 25 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр ял итәчәкләр, парта артына 5 ноябрьдә генә утырачаклар.

Гадәттән тыш хәлләрсез каникул
Гадәттән тыш хәлләрсез каникул

Бу вакыт шатлык белән тулсын һәм күңелсез вакыйгаларсыз узсын өчен, Рәсәй гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәлеге иминлек кагыйдәләрен искә төшерә. Чишмәмәдә дә бу мәсьәләгә җитди карыйлар: гражданнар оборонасы буенча айлык барышында 95-нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре балалар һәм студентлар белән очрашулар үткәрделәр.

95-нче янгын сүндерү-коткару часте начальнигы Илхомжон Ачилов билгеләп үтүенчә, мондый профилактик чаралар үсеп килүче буында һәрвакыт зур кызыксыну уята. Каникул алдыннан янгын сүндерүчеләр мәгариф учреждениеләрендә булганнар, ә кайбер укучылар үзләре частька экскурсиягә килгән.

«Янгын сүндерүчеләр безнең мәктәпкә үзләренең техникасы белән килделәр. «Янган» бинадан ничек чыгарга кирәклеген өйрәндек. Иң кызыгы, үзебез су сиптереп карадык, хәтта аның басымын көйләргә өйрәндек!», – дип тәэссоратлары белән уртаклашты дүртенче мәктәп укучысы.

Сафар, Караякуп мәктәпләрендә һәм Башкортстан агросәнәгать колледжының Чишмә филиалында хәвефсезлек кагыйдәләре турында әңгәмәләр үткәрелде, балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Янгын сүндерү частена экскурсиягә бару аеруча исләрендә калды.

«Безгә шундый кызык булды. Янгын сүндерүчеләрнең эш көннәре ничек узганын, кайда ял итүләрен, торба буйлап беренче катка тиз арада төшеп, янгын сүндерүче формасын киюләрен күрдек, нәкъ солдатлар кебек!

Безгә аларның эш урынын күрсәттеләр, нәрсә белән шөгыльләнүләре турында сөйләделәр. Алар теләсә нинди вакытта ярдәмгә килергә әзер!» дип берсен-берсе бүлдереп сөйләделәр балалар.

Экскурсиядә балалар шулай ук СИЗОДның нәрсә икәнен белделәр, ул – сулыш юлларын һәм күзләрне саклау чарасы.

«Хәзер мин аның ни өчен кирәклеген һәм ничек кулланылганын төгәл беләм! Янган йорт эчендә сулыш алырга ярамаган зарарлы төтен, сөрем исе була. Әлеге аппарат янгын сүндерүчеләргә чиста һава суларга ярдәм итә һәм күзләрне саклый. Бу аларга чын супергерой булырга һәм кешеләрне коткарырга мөмкинлек бирә!» – диде укучыларның берсе.

Рәсәй гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәлеге барлык халыкны, бигрәк тә балаларны һәм аларның ата-аналарын көзге каникуллар чорында мөмкин кадәр сак булырга өнди. Һава температурасы төшү белән сулыклар юка һәм ныклы булмаган боз белән каплана. Мондый боз өстенә басу бик куркыныч! Ул кеше авырлыгын күтәрә алмый, су төбенә китү хәвефе бар.

Балаларга су буенда уйнау һәм ныгымаган боз өстенә чыгу катгый тыелганлыгын аңлатыгыз. Шырпы, зажигалка, шәмнәр һәм янып китү куркынычы булган башка әйберләр белән уйнау еш кына янгын чыгу сәбәбе булып тора. Балаларны беркайчан да игътибарсыз калдырмагыз, алар белән ешрак янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре турында әңгәмәләр үткәрегез.

Ут чыгуын күрсәләр яки төтен исе сизсәләр, кичекмәстән өлкәннәргә хәбәр итәргә, 112 номерына шалтыратырга кирәклеген аңлатыгыз.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас