– Алексей, интервью бирергә вакыт тапканыгыз өчен рәхмәт. «Питбуль» клубы турында күп ишеткән бар, сездә шөгыльләнүчеләр бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Көчле боксчыларны ничек тәрбиялиясез. Шул турыда сөйләп китегез әле?
– Безнең клуб белән кызыксынуыгыз өчен рәхмәт. Сере гади – бу тырышлык, тәртип һәм, әлбәттә, бокс уйнарга ярату. Без егетләрне сугышырга өйрәтеп кенә калмыйча, аларны чын спортчы һәм яхшы кеше итеп тәрбияләргә тырышабыз.
– Моннан бер атна элек сезнең егетләр Алексеевка авылында узган ярышларда чыгыш ясадылар. 12 боксчының унбере Башкортстан беренчелегенә юллама алды. Бу искиткеч нәтиҗә! Республика беренчелегенә нинди өметләр баглыйсыз?
– Без мондый уңышка бик шат. Республика беренчелеге нәтиҗәләре буенча Башкортстан җыелма командасы составы формалашачак, һәм без егетләребезнең күбесе анда керер дип өметләнәбез. Әлеге вакытта республиканың җыелма командасы составында – җиде, илебез җыелма командасы составында ике чишмәле бар. Бу безнең өчен бик югары күрсәткеч!
– Әле сез команда белән Магнитогорскида ярышларда катнашасыз. Бу турнир турында сөйләп китегез әле.
– Әйе, без монда үсмерләр һәм өлкәннәр арасында төбәкара ярышларда катнашабыз. Көндәшлек җитди, әмма безнең спортчылар җиңү яулау өчен көрәшергә әзер. Биредә безнең клубтан алты үсмер һәм бер өлкән спортчы чыгыш ясый.
– Үзегез рингны сагынмыйсызмы?
– Мин инде күптән «пенсионер»! 42 яшьтәмен, боксчы өчен бу инде җитди яшь. Хәзер минем бурыч – үз тәҗрибәмне яшьләргә тапшыру.
– «Чишмә» спорт-сәламәтләндерү комплексына күчкәч «Питбуль» клубы эшендә нәрсәләр үзгәрде?
– Күченү чын алга китеш булды! Элек без поселок читендә бина арендалый идек, балаларны җәлеп итү кыен булды, чөнки барлык ата-аналар да балаларын машина белән китерә алмый. Хәзер поселок үзәгендә уңайлы залыбыз бар, бирегә килергә авыр түгел, шөгыльләнергә теләүчеләр күпкә артты. Бу, әлбәттә, нәти-җәләргә уңай йогынты ясый.
– Әлеге вакытта клубта ничә кеше шөгыльләнә?
– Яшь категорияләре буенча дүрт төркем бар, һәр төркемдә 25 кеше. Беренче сыйныфтан башлап һәм өлкәнрәкләр. Бөтен группалар тулы! Төп составта барлыгы 72 спортчы. Өстәвенә, үзләре өчен шөгыльләнүче ирләр һәм хатын-кызлар да бар.
– Сезнең фикерегезчә, боксчы булу нәрсәне аңлата?
– Боксчы – ул сугыша белә торган кеше генә түгел, ә һәрьяклап үсешкән шәхес. Боксчыга, рингта тыны кысылмасын өчен, чыдамлык өстендә җитди эшләргә: җиңел атлетика һәм йөзү белән шөгыльләнергә кирәк. Төгәл сугу өчен кискен, тотрыклы һәм дөрес хәрәкәтләр мөһим. Монда футбол һәм баскетбол алыштыргысыз. Тулаем алганда, рингта нәтиҗәгә ирешү өчен һәрьяклап үсеш кирәк. Һәм бу буш сүзләр генә түгел – бокс, чыннан да, кешеләрне яхшырак һәм көчлерәк итәргә сәләтле. Рингта алар көч күрсәтсә, тормышта тыныч һәм сабыр. Алар үз-үзенә ышана, ләкин агрессив түгел, үз бәяләрен беләләр һәм үзләренең көчен беркайчан да көнкүреш низагларын хәл итү өчен кулланмаячаклар. Бокс хулиганнар түгел, ә чын ир-атлар тәрбияли.
– Бокс кешеләрне киң күңелле һәм көчле итә... Аңлатып бирә аласызмы?
– Әйе, шулай! Рингта көч күрсәтсәләр, тормышта боксчылар киң күңелле кешеләр. Алар үз бәяләрен беләләр, үз-үзләренә ышаналар, һәм белгәннәрен беркайчан да урамда кулланмаячаклар. Алар тыныч һәм төпле акыллы.
– Сездә шөгыльләнгән, сез аеруча горурланган спортчыларыгыз бармы?
– Әлбәттә! Безнең ике спортчыбыз, Данила Романов һәм Алмаз Монзаров, Сочида А классындагы бокс буенча осталык турнирына сайлап алындылар. Алар анда спорт мастеры нормативын үтәргә баралар. Аларга нибары 17 яшь!
– Данила Романов белән таныштырып үтмәссез микән.
– Данила – Чишмә поселогы гимназиясенең 11-нче сыйныф укучысы. Ул 75 килограмм авырлык категориясендә спорт мастерлыгына кандидат, Рәсәйнең иң көчле 8 боксчысы исемлегенә керә һәм Идел буе федераль округының иң оста боксчысы булып тора. Данила Романовка зур өметләр баг-лыйбыз! Әйтергә кирәк, мин үземнең барлык спортчыларым белән горурланам!
– Алексей, кызыклы интервью өчен рәхмәт сезгә! Сезгә һәм сездә тәрбияләнүче егетләргә барлык ярышларда да уңышлар телибез!
Бокс җанатарларын мавыктыргыч тамаша көтә. 26 сентябрьдә Уфада Көрәш сараенда «IBA.PRO 9» чемпионы исемен алу өчен турнир уза. Рингка башкорт боксы йолдызлары Артур Собханкулов, Азалия Әминева һәм Данис Габдрәфыйков чыгачак.