Җиде яшемдә мине поселокның балалар сәнгать мәктәбенә укырга бирүләренең тагын бер сәбәбе бар. Безнең гаиләдә музыкантлар күп, бәйрәмнәрдә картәниебез Соня янына барганда туган-тумачалар арасыннан кем дә булса музыка коралында уйный.
Берьюлы ике мәктәптә уку җиңел булмады, даими рәвештә гаммалар өйрәнергә, шул ук вакытта дәресләргә дә әзерләнеп өлгерергә кирәк иде. Укытучым Илона Викторовна мине бик мактаса да, кайвакыт дәресләргә йөрисем килмәде. Шунда әни миңа: «Вакыт тиз уза, аны кире кайтарып булмый. Аннары мөмкинлекне кулдан ычкындыруың өчен үкенерсең», диде, һәм мин укуымны дәвам итәргә булдым.
Тиздән сәнгать мәктәбендә яңа дуслар таптым, республика күләмендә үткән музыкаль бәйгеләрдә катнаша башладым, өч тапкыр Гран-при алдым. Илона Викторовна миңа Пензада үткән «Йолдызлы яңгыр» Халыкара балалар һәм үсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсында да катнашырга тәкъдим итте, анда II дәрәҗә лауреат булдым. Мәскәүдә һәм Екатеринбургта үткән халыкара конкурсларда беренче дәрәҗә лауреат исеме бирелде.
Илона Викторовнага 15 яшемә 15 кубок алырга хыяллануым турында әйткәч, ул: «Хыялланасың икән, димәк, шулай булачак!» дип җавап бирде. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганда да хыялым тормышка ашты – кызыл дипломга лаек булдым. 9-нчы сыйныфта максатны 20 кубокка кадәр күтәрергә булдым һәм янә аңа мөрәҗәгать иттем.
Уңышларга ирешүемдә укытучымның өлеше зур. Ул әниемне мине сәнгать мәктәбеннән алмаска күндерде һәм үз көчемә ышаныч уятты. Бу гүзәл ханым бар яклап: кыяфәте, кешеләргә һәм яраткан эшенә карата мөнәсәбәте белән соклану уята. Ул мин фортепианода берәр көй уйнарга өйрәнгәндә яныма утырып шул көйне көйли, уңышларыма куана һәм күңелемне үстерегә тырыша иде.
Әлеге вакытта Илона Викторовна «Рахат Muzic» музыка студиясендә укыта һәм миңа иҗади яктан үсәргә ярдәмләшүен дәвам итә. Киләчәктә һөнәри музыкант булырмын дип уйламыйм, әмма безне музыка гомерлеккә бәйләде. Мин яраткан остазым ярдәмендә югары сәнгать дөньясы белән таныштым, хәзер бөек классиклар иҗат иткән әсәрләрне уйнап туганнарымны һәм дусларымны сөендерә алам.
Диана Япарова, беренче мәктәпнең 10 «А» сыйныф укучысы.