Виртуаль чынбарлык күзлекләрен кигәннәр, монофон аша Мостай Кәримнең чыгышын һәм танылган дикторлар башкаруында аның шигырьләрен тыңлаганнар.
Киездән ясалган кошлар зур кызыксыну уяткан. Китапханәчеләр төрле төсләрдәге киездән Мостай Кәримнең «Күкрәгемнән кошлар очырам» шигыре геройларын – бөркет, сандугач, күгәрчен, тургай һәм кәккүк кошларын эшләгәннәр.
Моннан тыш, Чишмә районы фотозонасында бөек якташыбыз Мостай Кәримнең катыргыдан ясалган зур фоторәсеме куелган, шулай ук аның иҗатын яратучыларның игътибарын җәлеп итүче китап күргәзмәсе оештырылган.
«Без китап ярминкәсендә катнашучыларга һәм кунакларга үзебезнең библиографик кулланмаларны, поселок китапханәсе тарафыннан районның истәлекле урыннары төшерелгән открыткалар тәкъдим иттек», – диде Илүзә Вәзит кызы.