Чишмэ
-17 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 Май , 10:00

Альманах чыгарылачак

Район китапханәсендә «Җиңү һәркемнең йөрәгендә» дип аталган бәйрәм программасы узды. Чарага мәдәният идарәлеге начальнигы Азат Арсланов, «Родник плюс»-«Чишмә» район гәзитенең баш мөхәррире Дилбәр Хәмитова, Караякуп авылыннан Башкортстанның атказанган укытучысы, актив китап укучы Ил Яхин, конкурска тәкъдим ителгән мәкаләләрдәге ветеран-геройларның туган-тумачалары Лилия һәм Рәзилә Бикбулатовалар, Гөлназ Ласынова, Эмма Мөсәлимова, шулай ук район китапханәләренең актив укучылары чакырылды. Дәвамы сайтта

Альманах чыгарылачак
Альманах чыгарылачак

«Хәтер китапханәсе» дип аталган мәкаләләр бәйгесенә йомгак ясалды. Бу әле фронтка китеп кире кайта алмаган солдатлар турындагы барлык мәгълүматлар түгел, күпләре хәбәрсез югалган дип исәпләнелә. Сугышта катнашучылар турындгы истәлекләрне саклау, аларның сакланып калган документларын бөртекләп җыю, үткән еллардагы вакыйгаларны тергезү мөһим.

Башкортстан Республикасы китапханәләре Бөек Ватан сугышы ветераннары турындагы мәгълүматлар белән бик зур библиографик эш башкарды. Чишмә районы китапханәләре шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучылар исемлеген төзү өстендә эшләделәр, ветераннарның исемлеген ачыкладылар һәм тулыландырдылар. Китапханә хезмәткәрләре сугышта катнашкан, яу кырында һәлак булган, хәбәрсез югалган яки яралангач госпитальгә эләгеп гомерләре өзелгән, шулай ук җиңү белән кайткан якташларыбызның язмышлары һәм батырлыклары турында мәгълүмат тупладылар.

Район хәрби комиссариаты биргән исемлекләр буенча һәр яугирнең исем-шәрифләрен ачыклау, «Халык хәтере», «Халык батырлыгы», «Хәтер юлы» һәм «Мемориал» сайтлары аша документаль дәлилләр һәм фотоматериаллар җыю, авыл хакимиятләренең архив материаллары һәм гаилә архивларыннан документлар алу буенча эш алып барылды.

Эзләнү эшләре барышында иң тәүдә «Хәтер. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар исемлеге» һәм «Алар җиңү белән кайттылар. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышыннан исән-сау кайткан хәрби хезмәткәрләр исемлеге» дигән китаплар кулланылды.

Безнең районнан сугышка 11600дән артык кеше киткән, 6183е әйләнеп кайтмаган, һәлак булган һәм хәбәрсез югалган. Әмма, эзләнү барышында исемлек 12181 кешегә кадәр артты һәм бүгенге көнгә кадәр яңа фамилияләр ачыклана.

Конкурска эшләр 20 гыйнвардан башлап 30 апрельгә кадәр кабул ителде, теләге булган һәркем Бөек Ватан сугышы турындагы фикерләре һәм хатирәләре белән уртаклаша алды. Интернет мөмкинлекләре һәм район китапханәсе сайты эше нәтиҗәсендә конкурс төбәкара әһәмияткә ия булды. Барлыгы 80нән артык эш кабул ителде. Мәкаләләрнең күбесе Чишмә район китапханәсе сайтында басылып чыкты һәм басылуын дәвам итә, кайберләре район гәзите битләрендә дә дөнья күрде.

Кайбер мәкаләләр авторлары район хакимияте дипломнары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Район мәдәният сарае хезмәткәре Резеда Әхмәтшинаның җырлары чараны ямьләндереп җибәрде. Әмин авылы китапханәчесе Айгөл Сөләйманова сугыш темасына багышланган тирән эчтәлекле монолог укып ишеттерде, тамашачылар аның чыгышын күз яшьләре белән тыңладылар. Сәнгатьчә укучылар конкурсында катнашучы Вита Макаренко Сергей Михалковның шигырен укып ишеттерде.

Башкарылган эшләр нәтиҗәсе буларак, Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәкаләләр тупланган альманах чыгарылачак, якташларыбызның исемнәрен һәм батырлыкларын ачыклау буенча эш дәвам итәчәк. Иң яхшы мәкаләләр район гәзитендә бастырып чыгарылачак.

                                                                                                                            Гүзәл Фәйзуллина, район балалар китапханәсе мөдире

Автор: Елена Дибаева
Читайте нас