Чишмэ
-17 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 Май , 11:00

Музейга экспонатлар бүләк итте

2022 елның июненнән башлап махсус хәрби операциядә катнашкан якташыбыз, өлкән лейтенантның позывное - «Тундра». Ул Доставалов исемендәге батальон командиры урынбасары вазифасын башкара. «Тундра» Туган илебезнең чын сакчысы, ул иң катлаулы шартларда кыюлык һәм профессионал да булуын күрсәтә. Әлеге вакытта якташыбыз кыска вакытлы ялга кайткан, бу көннәрдә Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров белән дә очрашырга өлгергән. Ул безгә дә хәрби операциядәге төрле вакыйгалар турында сөйләде. «Тундра» лейтенант булган чакта аның подразделениесе хәрби бурыч үтәргә китә. Дәвамы сайтта

Музейга экспонатлар бүләк итте
Музейга экспонатлар бүләк итте

Операция барышында дошман көтмәгәндә аларга каршы ут ача. «Тундра» югалып калмый, командирлык сыйфатларын һәм батырлык күрсәтеп, янындагы хәрбиләр белән бергә неонацистларга каршы җавап итеп ут ача. Әмма сынаулар моның белән генә тәмамланмый. Ул утырган машина танкка каршы мина өстенә барып менә. Якташ, яралануына карамастан, ярдәм килгәнче, батарея белән идарә итүен дәвам итә.

– Бу тугрылык һәм какшамаслык рух үрнәге, махсус операция барышында хәрби бурычларны үтәү өчен нәкъ кирәкле сыйфатлар, – дип билгеләп үтте Ришат Әнис улы.

Яугир сугыш хәрәкәтләре барган төбәктән алып кайткан трофейларны Тарих-туган якны өйрәнү музеена тапшырды. Бу гади генә әйберләр түгел, ә безнең сугышчыларыбызның ватанпәрвәрлек һәм батырлык символлары.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Тарих-туган якны өйрәнү музее экспозициясе хәрби операция зонасыннан алып кайтылган экспонатлар белән тулыланды. Аларны сугышчылар үзләре дә, гуманитар ярдәм илткән делегация дә алып кайтты.

Музейда махсус хәрби операциягә багышланган яңа зал ачылачагы турында исегезгә төшерәбез. Бу сугышчыларыбызның батырлыклары турында истәлекне сакларга һәм аларның Ватан алдындагы казанышларын мәңгеләштерергә мөмкинлек бирү-че мөһим вакыйга булачак. Бу залда һәркем яугирләрнең бик күп кыенлыклар аша узуын һәм аларның тыныч тормыш өчен ни бәрабәренә көрәшүләрен күрә һәм аңлый алачак.

Якташыбыз кебек геройлар турындагы истәлекләр илһамландыра һәм илебезне саклаучыларга ярдәм күрсәтүнең мөһимлеге турында искә төшерә.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас