Чишмэ
-17 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 апрель , 11:23

Балаларга елмаю бүләк иттеләр

Шушы көннәрдә Чишмә поселогының балалар приютында кунаклар булып китте. Алар биредә тәрбияләнүчеләргә бүләкләр, яңа киемнәр, күчтәнәчләр алып килделәр һәм барбер хезмәтләре дә күрсәттеләр. Чишмә егетләре Андрей Кукаркин һәм Артем Корбанов хәйриячелек белән беренче тапкыр гына шөгыльләнми, бу юлы алар приютка барып, анда яшәүче балаларга модалы прическалар ясарга һәм бүләкләр бирергә булганнар. Андрей – барбер, ә Артем «Автоклуб – Чишмә» җәмгыяте вәкиле. Алар социаль челтәрләрендә алдан ук игълан ясап, балаларга бүләкләр һәм киемнәр сатып алу өчен акча җыйганнар. Дәвамы сайтта

Балаларга елмаю бүләк иттеләр
Балаларга елмаю бүләк иттеләр

Приют җитәкчесе Елена Емец егетләрнең балалар янына даими килергә вәгъдә итүенә аеруча шатланган.

Безнең районда бик ярдәмчел кешеләр яши, кемгә мөрәҗәгать итим, дип эзләргә туры килми, яшь эшмәкәрләр үзләре килә, тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: бөтен җирдә дә болай түгел, – дип билгеләп үтте ул.

Аның сүзләренә караганда, алдагы көндә генә приютка бер гаиләдән биш бала китерелгән, һәм

ул аларның бераз булса да кәефләрен күтәреп җибәрергә теләгән.

Малайларның имиджын үзгәртү буенча өч сәгатьтән артык дәвам иткән эш шаярту-көлү һәм аралашу белән үрелеп барган. Балалар аларга меңләгән сорау биргәннәр, үз фикерләре белән уртаклашканнар. Күпләр беренче тапкыр оста кулына эләккән, моңа кадәр аларның чәчен өйдә әниләре кискән булган. Малайларны барысы да – чәч машинкасының тавышы, көләч йөзле Андрейның кайчы белән оста эш итүе, чәчләрне тәрбияләү өчен хуш исле ирләр косметикасы да кызыксындырды. Чәчләрен ала башлаган беренче минутларда кемдер каушап, кабырчыкка төренгән ташбака кебек утырса да, ахырда барысы да канәгать калып, камерага елмая башладылар.

Мин хәйриячелек белән шөгыльләнәм, бу юлы игелекле һәм файдалы гамәл башкарырга – приютка даими килеп йөрергә булдым. Балалар белән аралашырга яратам, үземнең балачакта да авыр мәлләр булганлыктан, аларга шатлык һәм елмаю бүләк итәсем килә, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Андрей Кукаркин.

Электән ул чәч кисү белән шөгыльләнмәгән. Армиядә хезмәт итеп кайткач командировкаларга бәйле җитди эше булган. Әмма, армиядә дусларының чәчен кискәндә ир-атлар стилен булдыру белән кызыксыну үзенекен иткән. Нәтиҗәдә ул укып чыгып тәҗрибә туплаган һәм поселокта үз эшен ачкан. Бу гамәлен аны тәрбиягә алган әти-әнисе дә, яраткан кызы да хуплаган. Барбершопта ул үзен судагы балык кебек хис итә, вакытын һәм көчен кызганмыйча, сыйфатны һәм уңайлы шартларны беренче урынга куеп эшли. Балалар өчен анда телевизор, хәтта компьютер приставкасы да бар. Ә өлкәннәр белән аралашу еш кына дустанә мөнәсәбәтләргә әйләнә, ди ул.

Автор: Елена Дибаева
Читайте нас