Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 февраль , 11:00

«ОНЕСТ» заводы: җитештерүчәнлекне үстерү һәм хезмәткәрләр турында хәстәрлек күрү

Арслан авылы янында «ОНЕСТ» заводы булуын күпләр, бәлки, белми дә торгандыр. Ун ел дәвамында пластик әйберләр җитештерү өлкәсендә уңышлы эшләп килгән завод рес-публиканың алдынгы төбәкләренең берсе булган Чишмә районының социаль һәм икътисади тормышы белән тыгыз элемтәдә тора. Әлеге вакытта Арслан авылындагы предприятиедә җитмештән артык эшче хезмәт куя һәм аларның саны үсүен дәвам итә.

«ОНЕСТ» заводы: җитештерүчәнлекне үстерү һәм хезмәткәрләр турында хәстәрлек күрү
«ОНЕСТ» заводы: җитештерүчәнлекне үстерү һәм хезмәткәрләр турында хәстәрлек күрү

Соңгы елда җитештерү күләме сизелерлек арткан, пластик әйберләр маркетплейсларда да сатыла башлаган. Сатып алучылар экологик яктан зарарсыз продукция җитештерүне, ассортимент сайлаудагы яңалыкларны һәм клиентлар белән эшләү юнәлешен югары бәяли.

Үз хезмәткәрләре турында кайгыртучанлык күрсәтү һәм корпоратив бердәмлек компаниянең өстенлеге булып тора. «ОНЕСТ» предприятиесе җитәкчеләре хезмәткәрләр өчен лаеклы керем һәм уңайлы хезмәт шартларының никадәр мөһим булуын аңлый. Заводта разрядлар системасы да бар, һәм компаниядә эш стажы керем дәрәҗәсенә уңай йогынты ясый. Завод үз хезмәткәрләрен үстерү белән кызыксына һәм тәҗрибәле эшчеләрне һәрвакыт югарырак вазифаларга үрләтергә ярдәм итә.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан «ОНЕСТ» пластмасса эшләнмәләр заводының өлкән яшьтәге хезмәткәрләренең берсе турында язып китәргә булдык.

Рәлиф Ситдыйков хөрмәткә лаеклы хезмәткәр. Ул үз вазифасына җаваплы караудан тыш, производстводагы башка эшләрдә дә ихлас ярдәм күрсәтергә тырыша. Игътибарлылыгы, үз эшен һәм гомумән заводтагы эшчәнлекне яхшырак итү һәм җиңеләйтү теләге, шулай ук тәҗрибәсе, зирәклеге һәм хезмәттәшләренә карата мөнәсәбәте – боларның барысы да аны алыштыргысыз эшчеләрнең берсе итә.

Рәлиф Рәиф улы яки заводтагы барлык хезмәткәрләр кебек әйтсәк, Ул һәр хезмәткәр турында аталарча хәстәрлек күрә. Аның кебекләрне битараф кеше түгел диләр, аның кебек олы йөрәкле, ачык күңелле кешеләр гаиләсенә, эшенә һәм хезмәттәшләренә бертигез яратып карый.

Ул хезмәттәшләренә генә булышып калмый – завод тарафыннан оештырылган бер хәйрия чарасы да аның катнашлыгыннан башка үтми. Балалар приютына яисә мохтаҗларга ярдәм кирәк булса да кулыннан килгәннең барын да эшли, күңел җылысын салып, тиешле матди өлеш кертә. Рәлиф Ситдыйков үзенең казанышлары һәм активлыгы өчен заводның гына түгел, ә Чишмә районы хакимиятенең дә Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Завод җитәкчелеге биредә хезмәт куючы ир-егетләрне һәм Рәлиф Ситдыйковны Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итә. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм якыннарыгызга һәрвакыт таяныч булып калу өчен бетмәс-төкәнмәс көч тели.

                                                                                                                                                                                                                                           Анастасия ШЕКУНОВА, хезмәткәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: