Барлык тикшерүләр сыйфат, иминлек, Рәсәй һәм халыкара стандартлар һәм техник регламентлар таләпләренә туры килүне раслау максатыннан үткәрелә.
Башкортстан сынау лабораториясе бу көннәрдә Федераль аккредитация хезмәте (Росаккредитация) тарафыннан аккредитация процедурасы үтә –
билгеләнгән критерийларга һәм таләпләргә туры килүе раслана. Аккредитация өлкәсен билгеләү процедурасын узганнан соң үсемлекләр карантины бүлеге эшчәнлеге Уфага күчереләчәк, ә орлык-ларны, ветеринария һәм азык-төлек продукциясе иминлеген тикшерү бүлеге Чишмә лабораториясендә калачак.
Узган елда Башкортстан сынау лабораториясе белгечләре тарафыннан 332 меңнән артык тикшеренү үткәрелгән, 62 меңләп проба (үрнәк) алынган, шулардан 2608е норматив документлар таләбенә туры килми.
– Әлеге вакытта авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре безгә шытымын тикшерү өчен орлыклар китерәләр. Чәчүгә әзерлек бара, шуңа күрә хуҗалыкларда үстерелгән һәм сатып алынган орлыкларны тикшерү бара. Бу аларга басуларга чәчеләсе орлык күләмен дөрес исәпләргә ярдәм итә. Быел орлыкларны беренчеләрдән булып «Башкир-агроинвест», «Нерал-Чишмә» һәм «Рассвет» предприятиеләре китерделәр, гомумән, без бөтен республика буенча орлыкларны тикшерүгә кабул итәбез. Бүгенге көндә бездә һәр авыл хуҗалыгы теркәлгән «Орлыкчылык» Федераль дәүләт мәгълүмат системасы бар, анда орлыкның бөтен «юлы» күзәтелә, – ди заказчы белән эшләү һәм тикшеренү объектлары белән эш итү бүлеге мөдире урынбасары Гөлнара Мохтарова.
Узган елда лаборатория шулай ук республика буенча алынган бодайның тулаем күләме кергән дәүләт ашлык мониторингы буенча зур эш башкарган, 1871,1 мең тонна партиядән 72409 тикшеренү үткәрелгән. Быел йомшак һәм каты бодай буенча да шундый мониторинг узачак. Бу процедура аграр хуҗалыкларга иген үстерелгән урыннарда ашлыкны куллану үзенчәлекләре турында дөрес белешмә бирү һәм дәүләт хакимияте органнарын бу турыдагы мәгълүмат белән тәэмин итү өчен кирәк. Ашлык мониторингы шулай ук җитештерелгән ашлык продукциясе күләме һәм сыйфаты, аның куллану өчен җитәрлек булуы турында тулы мәгълү-мат алырга һәм агросәнәгать комплексы продукциясенең экспорт куәтен билгеләргә мөмкинлек бирә. Шул турыдагы мәгълүмат Ашлыкны һәм аны эшкәртү продуктларын күзәтү буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасы – «Зерно» ФГИСка кертелә.
«2025 елда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, 2024 елдагы кебек үк, бодайны тикшерүгә бушлай тапшыра ала, бу эш дәүләт хисабына башкарыла», дип аңлатты җитәкче урынбасары Элла Арсланова.
Башкортстан сынау лабораториясе җитәкчесе Зөлфия Әминева сүзләренә караганда, лаборатория заманча җиһазландырылган, биредә югары квалификацияле хезмәткәрләр эшли, бүлмәләр якты, һәр җирдә ремонт ясалган һәм мондый шартларда эшләү үзе бер рәхәт.
Ул шулай ук райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең заманча таләпләрдән хәбәрдар булуы һәм тиешле эшләрне үзвакытында башкарулары өчен җылы сүзләр әйтте.
Фотода лаборатория хезмәткәре Марина Загвоздкина.