Яугир аларның үзләренә ышанып тапшырылган территорияне дроннар һөҗүменнән саклап выш-када кизү торулары, чишмәлеләрнең хәрби хезмәткәрләргә булышлык итүе өчен рәхмәтле булулары, шулай ук иңгә-иң куеп алышкан сугышчыларның үзара ярдәме турында сөйләде. Бу сугышчан туганлык була, дип аңлатты ул укучыларга.
Алар буш вакытларында җимерекләрне торгызу белән шөгыльләнәләр. Ул генерал Шәйморатов һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгән.
«Балалардан килгән хатларны һәм үзебезнең туган яктан гуманитар ярдәм алганда өйгә кайткан кебек булабыз», диде ул.
Хәрби хезмәткәр аларга тырышып укырга, спорт белән шөгыльләнергә, кечкенәләрне якларга һәм өлкәннәрне хөрмәт итәргә киңәш бирде.
Балалар якташыбызга һәм аның хезмәттәшләренә сәламәтлек, уңышлар, исән-сау өйгә кайтуларын теләделәр. Сугышчыларның батырлыгына соклануларын белдерделәр. Рәхмәт йөзеннән аларга укучылардан хатлар һәм кирәк-ярак әйберләр тапшырдылар.
Роза ТАЮПОВА, Дурас мәктәбе карамагындагы интернат тәрбиячесе.