Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 гыйнвар , 11:30

Эшчеләрсез предприятие – хәрәкәтсез тимер өеме ул

«Чишмә май экстракцияләү заводы» предприятиесендә 2024 елда хезмәтне саклау, сәнәгать һәм янгын хәвефсезлеге өлкәсендәге эшкә йомгак ясалды. – Без үз эшебезгә ел саен тантаналы рәвештә йомгак ясыйбыз, быел инде бу җәһәттән ундүртенче тапкыр җыелыштык. Ел буена исәпкә алынган күп санлы күрсәткечләр буенча нәтиҗәле эшләгән, шул исәптән техника хәвефсезлеген үтәгән, больничный алмаган хезмәткәрләрне һәм бүлекчәләрне бүләклибез. Бу яңа ел алдыннан күркәм традициясенә әйләнде. Цехларга күчмә вымпеллар тапшырыла, моның өчен алар яхшырак эшләргә тырыша, бу үзенә күрә ярыш рухы тудыра. Бездә шулай ук Мактау тактасы да бар. Быел чимал һәм әзер продукция ташучылар арасында алдынгы шоферлар да бүләкләнде, – дип билгеләп үтте предприятие җитәкчесе Айдар Якупов. Фотода: А. Якупов водитель-экспедитор Сергей Бритоусовка грамота тапшыра.

Эшчеләрсез предприятие – хәрәкәтсез тимер өеме ул
Эшчеләрсез предприятие – хәрәкәтсез тимер өеме ул

Алар арасында водитель-экспедитор Сергей Бритоусов та бар. Ул май экстракцияләү заводында 11 ел эшли, һәм аның 1985 елдан бирле зур стажы бар. Сергей Анатольевич башка эш урыннарында намуслы хезмәте өчен күп тапкырлар бүләкләнгән булса да, әлеге предприятиедән тәү тапкыр грамота алган. Элек ул вахта белән эшләгән булса, хәзер заводта хезмәт куя, һәм моңа үкенми. «Эш шартлары, хезмәт хакы, коллектив һәм җитәкчелек, шулай ук өйгә якын урында эшли алуым белән канәгатьмен», – диде ул.

Тормыш иптәше, балалары һәм оныклары булган гаиләле кеше өчен бу зур әһәмияткә ия. Аның сүзләренә караганда, якыннары аның уңышлары өчен горурлана, һәм грамота алуы алар өчен дә куанычлы вакыйга.

Бүләкләнүчеләр арасында көч-куәте ташып торган яшь белгечләрнең күп булуын билгеләп үтәргә кирәк. Аларның күбесе гаиләле, шул исәптән күп балалылар да бар. Бу хезмәткәрләрнең предприятиегә ышанычын, эшләү өчен шартлар тудырылуын һәм лаеклы хезмәт хакы түләнүен күрсәтә.

Айдар Вәгыйз улы коллектив алдында чыгыш ясап, авыр заманалар булуга карамастан, киләчәктә дә әлеге ышанычлы мөнәсәбәтләр саклансын иде, дип ассызыклады. Ул шулай ук «Чишмә май экстракцияләү заводы»ның икътисад базарында лаеклы урын алып торуын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, алдагы ел тынычрак булыр дип көтелә, яңалыклар кертү һәм үзгәртеп корулар планлаштырылмый, чөнки завод югары технологик үсеш дәрәҗәсенә ирешкән инде.

Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча, ачыкланган җитешсезлекләрне үз вакытында бетерүне, шулай ук башкарылган эшләр санын һәм объектларның торышын исәпкә алып, цехлар һәм участокларга призлы урыннар бирелде.

Төп бүлекчәләр арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1-нче урын – экстракция цехы (цех начальнигы Рамил Нурлыгаянов);

2-нче урын – Шөнгәккүл чимал базасы-элеватор комплексы (начальнигы Илмир Гайнатуллин);

3-нче урын – котельный (цех начальнигы Андрей Прокофьев).

Ярдәмче бүлекчәләр:

1-нче урын – ремонт-механика участогы (участок начальнигы Филүс Гаймалов);

2-нче урын – лаборатория (лаборатория мөдире Равилә Хисамова);

3-нче урын – МОП участогы (участок начальнигы Райшат Каләмов).

Югары казанышлары өчен иң яхшы хезмәткәрләр грамота һәм акчалата премия белән бүләкләнде, алар арасында түбәндәгеләр бар:

Булат Мәхмүтов – 6-нчы разрядлы слесарь-ремонтчы (май чыгару цехы);

Александр Третьяков – 5-нче разрядлы слесарь-ремонтчы (ремонт-механика участогы);

Эдуард Фәридунов – 5-нче разрядлы КИПиА слесаре;

Динара Шәфыйкова – 4-нче разрядлы пешекче;

Алсу Фазлиәхмәтова – 4-нче разрядлы лаборант;

Илвир Бәхтияров – контроль-үткәрү пунктының 4-нче разрядлы контролеры;

Булат Кадыйров – электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәтләндерү буенча 5-нче разрядлы электромонтер;

Михаил Рузанов – 5-нче разрядлы КИПиА слесаре (Шөнгәккүл чимал базасы-элеватор комплексы);

Вячеслав Романенко – 3-нче разрядлы эшче (рафинацияләү цехы);

Руслан Түләков – 4-нче разрядлы механикалаштырылган склад операторы;

Андрей Тристан – 5-нче разрядлы слесарь-ремонтчы (җылылык-энергетика цехы);

Илшат Гайнетдинов – 5-нче разрядлы штукатур-буяучы;

Владимир Ртищев – 6-нчы разрядлы моторчы (автотранспорт цехы);

Руслан Галикәев – 4-нче разрядлы аппаратчы-экстракторчы (экстракцияләү цехы);

Илдар Байбурин – комплектацияләү буенча инженер.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: