Чишмэ
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 декабрь 2024, 14:50

Безнең якны үз иткән аккошлар

Табигатьне күзәтә башлаганнан бирле яз саен җылы яктан аккошлар кайтуын дулкынланып көтәм. Быел кайткан пар аккошны мин тәү тапкыр өченче апрельдә күрдем. Чишмә җиләк-җимеш питомнигы янындагы буада боз китмәгән, ләкин Карамалы елгасында инде су өсте ачылган урыннар бар иде. Кошлар нәкъ менә шунда, сулыкның сай урынында тукланалар. Ә боз тулысынча эреп беткәч, аккошлар ояларын сипләргә керешәләр. Оя камыш сабакларыннан корылган кечкенә утраучык кебек күренә. Ана аккош, ояга басып, томшыгы белән су эченнән сабак һәм яфрак кисәкләрен эләктереп аларны ояга урнаштыра, торагын ныгыта һәм яңарта.

Безнең якны үз иткән аккошлар
Безнең якны үз иткән аккошлар

Май ахырында бу кошларны күзәтергә баргач, мин ана кошның ояда утыруын күрдем. Берара ул торып, йомыркаларын сак кына әйләндергәләп алды.

Бу парның бәбкәләре июньнең беренче көннәрендә күренде. 5 июньдә мин алар турында кечкенә репортаж төшерә алдым, кадрда әти-әнисенә ияреп йөрергә чыккан дүрт кечкенә йомшак йомгак яхшы күренә.

Яз көне һәм җәй башында районыбызның башка участокларындагы кошлар һәм хайваннарны күп төшердем, шуңа күрә чираттагы мәртәбә аккошлар янына июль азагында гына килдем. Кызганычка каршы, бала кошларның өчесе генә калган иде. Берсенең юкка чыгуына нәрсә сәбәп булгандыр, билгесез.

Мин аларның үсүен көз җиткәнче күзәттем. Бала кошлар үзләрен әти-әниләре кебек тотарга тырышып, бар нәрсәне алар артыннан кабатлый. Каурыйларны тәртиптә тотарга, азык эзләргә һәм кеше килгәндә сак булырга кирәклеген өйрәнә. Бу пар аккош бәбкә чыгару урыны итеп берничә ел рәттән шушы сулыкны сайласа да, кешеләрдән читләшә, яр буена якын килми.

Берничә тапкыр алар янында бәбкәләре белән үрдәкләр, су тавыклары һәм чүрәкәйләр йөзеп йөрүен күргәнем булды. Аккошлар буадагы кошларга карата тыныч мөнәсәбәттә. Әмма башка аккошларга шат түгелләр. Буага бүтән аккош килсә, монда яшәүчесе, кем хуҗа икәнен белдереп, аны куып җибәрә.

Сентябрь урталарында мин бала аккошларның очарга өйрәнүен күрергә өметләнеп буага килдем. Бу вакытта инде алар ата-аналары зурлыгында диярлек булсалар да, каурыйлары әлегә соры иде. Яр буенда мин буа уртасында йөзеп йөргән аккошларның чумып су төбендәге үсемлекләр белән туклануын күзәттем. Берникадәр вакыттан соң бала аккошлар, сүз куешкандай, буаның икенче ягына йөзеп киттеләр. Аннары җилгә каршы борылып, команда буенча кебек, өчесе берьюлы су өстеннән йөгереп канатлары белән талпына башладылар һәм берничә метр ара үткәч, су өстеннән күтәрелеп, очып киттеләр. Буа уртасына җиткәндә кире суга төштеләр. Бу көнне мин аларның ике тапкыр очыш ясавын күзәтә алдым. Бик матур күренеш!

Бала кошлар су өсте туңа башлаганчы ныклап очарга өйрәнделәр һәм ата-инәсенә ияреп җылы якларга таба юл алдылар.

Көз көне, һавада очып барган аккошларны күрсәм, күңелемнән генә аларның кышлау урыннарына исән-имин барып җитүләрен телим. Мин аларның безнең якларга янәдән әйләнеп кайтуын көтәчәкмен.

Районыбыздагы кошлар һәм хайваннар турында тагын да күбрәк фотографияләр һәм видеоларны сез минем «ВКонтакте» битендә һәм «Альберт белән фотосунар» телеграм-каналында таба аласыз.

 

Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: