Чишмэ
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 декабрь 2024, 13:00

Гаилә ядкарьләрен музейга тапшырдылар

Тарих-туган якны өйрәнү музеенда икенче ел рәттән муниципалитет призы фонды ярдәмендә «Иң яхшы бүләк бирүче» конкурсы узды. Быел музейга борынгы экспонатлар тапшыручылар арасында чишмәлеләр генә түгел, Уфа, Салават, шулай ук Әстерхан өлкәләрендә яшәүчеләр дә булды. Конкурста махсус хәрби операциядә катнашучыларның кертемнәрен исәпкә алып, барлыгы 70тән артык кеше катнашты. Музейга ташырылган һәр әйбер бәйге комиссиясе тарафыннан бәяләнде. Фотода: Район хакимияте башлыгы Р. Мансуров һәм бәйгедә җиңүче Фидаил Хәбибуллин.

Гаилә ядкарьләрен музейга тапшырдылар
Гаилә ядкарьләрен музейга тапшырдылар

Борынгы әйберләр китерүчеләргә рәхмәт хатлары һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.

Конкурс йомгаклары буенча Җәүдәт Уразмәтов өченче урын һәм 10 мең сумлык сертификат алды. Гөлнара Янбарисова икенче урын алып 20 мең сумга ия булды, ә бәйгедә җиңгән Фидаил Хәбибуллинга исә 30 мең сум тапшырылды. Ул аны махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм фондына тапшырырга карар итте.

Хәбибуллиннар музейга хәрби трофей – Балалар сәнгать мәктәбе директоры Татьяна Владимировнаның картәтисе фронттан алып кайткан, Германиядә эшләнгән хатын-кызлар велосипеды бүләк иткәннәр.

Фронтовик, хәрби колонналар начальнигы аны Кенигсбергтан тормыш иптәшенә дип алып кайта, соңыннан аңарда балалары, оныклары һәм оныкчыклары йөрергә өйрәнә. Татьяна Хәбибуллина сүзләренә караганда, картәтиләре бу велосипедта Чишмәнең Матросов урамындагы барлык балалар йөрергә өйрәнеп үсте, дип әйтә торган булган.

Бу әлеге гаиләнең музей коллекциясенә тапшырган бердәнбер бүләге түгел. Моңардан тыш, Фидаил Филгать улының картәнисеннән калган борынгы палас та бик кыйммәтле экспонат булып тора, аны гаиләнең берничә буыны хәтерли һәм ул аларга истәлек буларак кадерле әйбер.

Хәбибуллиннар үзләре тапшырган экспонатларның музей хезмәткәрләренең кайгыртучан кулларында сакланачагына ышана.

Таһирҗан Ишмөхәммәтов та музейга иң кадерле әйберен – Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисенең барлык наградаларын тапшырды.

Күргәзмә залында үткәннәрнең тарихын саклаучы экспонатлар төрлелегеннән күзләр йөгерешә, биредә фотосурәтләр һәм документлардан алып көнкүрештә кулланган әйберләргә кадәр бар.

– Музейга бүләк тапшыручы көнен юкка гына Иганәче һәм волонтер көнендә билгеләп үтмибез. Музейга бүләк китерүчеләр – төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре булган кешеләр, әмма аларның барысын да борынгы әйберләрне саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру теләге берләштерә. Конкурста катнашкан һәм музей коллекциясен тулыландырган һәркемгә рәхмәт белдерәм. Киләсе елда да музейга бүләк тапшыручылар арасында бәйге үтәчәк, – дип ассызыклады Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: