Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 декабрь 2024, 09:05

Посёлокта тротуарлар салынды

Поселокта җәяүлеләр өчен тротуарлар салу проекты расланды һәм Ленин паркыннан башланган 500 метрдан артык озынлыктагы яңа сукмак, боҗра ясап, Чернышевский һәм Төзелеш урамнарындагы тротуарны тоташтырды. Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров билгеләп үтүенчә, планда – Чишмәнең барлык паркларын җәяүлеләр сукмагы белән уратып алу, һәр җирдә уңайлы шартлар булдыру һәм урамнарны яктырту.

Посёлокта тротуарлар салынды
Посёлокта тротуарлар салынды

Бу мәсьәләне тормышка ашыруда «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыяте эшен оештыручы Александр Махров һәм генераль директор Айдар Якупов та зур финанс ярдәм күрсәтә.

– Чишмәлеләрнең күптәнге хыялы тормышка ашты, парк яңарды. Бу урын минем балачак һәм яшьлек елларым белән бәйле. Соңрак биредә ут баганалары куелачак, кичләрен дә курыкмыйча һава сулап йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә, очрашырга мөмкин булачак. «Уфа боҗрасы» дигән төшенчә бар, ә бездә Чишмәнеке булачак, – дип сөйләде Айдар Вәгыйз улы.

Аның бу сүзләре «ВКонтакте» төркемендә яңгыраганнан соң, аны хуплап бик күп комментарийлар язылды. Дистә еллар узганнан соң Ленин паркы икенче сулыш алды һәм бу хатирәләре шушы урын белән бәйле булган чишмәлеләрне аеруча сөендерә.

Әлеге үзгәрешләр һәркемнең күңеленә хуш килә. Поселокның Тәҗрибә бистәсендә яшәүчеләрнең берсе (исеме билгесез булып калуын теләде) бу маршрут белән еш йөрмәсә дә, бик шат булуын билгеләп үтте. Ул Хөсәенбәк кәшәнәсенә илтүче юллар да каралыр һәм ул тарихи урын, кайчан да булса, Турахан кәшәнәсе кебек үк тәртипкә китерелер, дип өметләнә.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: