Радий Хәбиров эш сәфәре белән Чишмә районында булды.
Башкортстан Башлыгы Евразия күчмә цивилизацияләр музеен төзү буенча күчмә киңәшмә үткәрде. «Турахан» визит-үзәгендә мәдәни-агарту һәм фәнни киңлек, шулай ук туристик кластер проекты тәкъдим ителде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, музей проекты 2022 елның июлендә «Шүлгән-Таш» тарихи-мәдәни комплекс ачылышында тәкъдим ителгән иде.
Яңа объект берничә төп тарихи һәйкәлне – Алтын Урда чорына караган Турахан һәм Хөсәенбәк кәшәнәләрен берләштерәчәк.
Күчмә киңәшмә барышында төбәк җитәкчесе булачак музей комплексының һәм аның тирәсендәге территориянең тәмамланган макеты белән танышты. Төп бинадан тыш, 27 мең квадрат метр мәйданда биш мең урынга исәпләнгән ачык амфитеатр, автомобиль парковкасы, шулай ук җәяүләп йөрү өчен зоналар һәм күзәтү мәйданчыклары урнаштыру планлаштырыла.
«Архтамга» эксперт-проект бюросы директоры Рөстәм Алибаев билгеләп үтүенчә, Евразия күчмә цивилизацияләр музее бинасы проект буенча биредәге ландшафтка туры килгән, җиргә иңгән силуэт кебек. Түбәсе бетоннан эшләнәчәк, үсемлекләр утыртылачак һәм ул җәяүлеләр зонасының бер өлеше булачак. Музей бинасы төрле дәрәҗәдәге ике өлешкә бүленә. Беренчесе – стилобат өлеш. Икенчесе – музейның төп бинасы.
Башкортстанның күчемсез мәдәни мирас объектларын саклау һәм файдалану буенча фәнни-җитештерү үзәге директоры Данир Гайнуллин сүзләренә караганда, булачак музей территориясендә зур туристик кластер формалаша. Визит-үзәк эшли башлаганнан бирле анда якынча 80 мең кеше булган. Бу урында даими рәвештә тематик фестивальләр, форумнар, концертлар уза.
Башкортстан Башлыгы тәкъдим ителгән проектның җирлек үзенчәлекләренә туры килүен билгеләп үтте, шулай ук музей территориясен кәрәзле элемтә һәм интернет белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәргә кушты.
Музей төзелешенә 2025 елда керешәчәкләр.