Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 октябрь , 10:47

Лаеклы кешегә – лаеклы бүләк

Автомобильчеләр көне алдыннан Хәлим Әхмәт улы Мәхмүтов Рәсәй ДОСААФ (Рәсәй армиясенә, авиациясенә һәм флотына ярдәм итүнең ирекле җәмгыять) тарафыннан «Өч тапкыр Советлар Союзы Герое булган беренче кеше А. И. Покрышкин» медале белән бүләкләнде.

Лаеклы кешегә – лаеклы бүләк
Лаеклы кешегә – лаеклы бүләк

Хәлим Мәхмүтов ДОСААФның Чишмә районы бүлегенә 1984 елда эшкә килгән.

Автомәктәптә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теория укыта башлавына быел төгәл кырык ел.

Автомобильчеләр көне алдыннан Хәлим Әхмәт улы Рәсәй ДОСААФ (Рәсәй армиясенә, авиациясенә һәм флотына ярдәм итүнең ирекле җәмгыять) тарафыннан «Өч тапкыр Советлар Союзы Герое булган беренче кеше А. И. Покрышкин» медале белән бүләкләнде.

Югары дәрәҗәдәге бу бүләк җәмгыятьтә аеруча казанышлар күрсәткән, автомәктәп үсешенә һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткән өчен бирелә.

Белеме буенча автомобиль юллары һәм күперләр төзүче булган Хәлим Мәхмүтов гомер юлын автомәктәптә теория укытуга багышлаган. Аңа кадәр чирек гасыр үз белгечлеге буенча эшләгән, шул ук вакытта ДОСААФ чакыруы буенча педагог эшчәнлек тә алып барган.

Кайсы яктан авыр булды дисезме? Ул чакта мин утыздан чак узган яшь кеше. Ә автомәктәп курсантлары арасында колхоз рәисләре, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре дә бар иде. Исемлектә дәрәҗәле фамилияләр очрады, басым ясарга тырышучылар да булды, – дип эшли башлаган елларын искә ала Хәлим Әхмәт улы. – Ләкин юлда, машинаң нинди булуга карамастан, иске «Москвич» яки бик шәп чит ил машинасы булсынмы ул, шулай ук комбайн штурвалы артында, яки велосипед руле артында утырасыңмы – һәркем тигез, юл хаталарны гафу итми. Мин һәрвакыт, элек тә, хәзер дә бу турыда курсантларга әйтәм. Һәм машина йөртүче үзен психологик яктан әзерли, юлда йөрү кагыйдәләрен яхшылап өйрәнергә тырыша. Машина йөртү – ул бик катлаулы һөнәр, – ди ул.

Х. Мәхмүтов өчен идеаль машина йөртүче, беренче чиратта, игътибарлы, юлдагыларны хөрмәт итүче һәм кагыйдәләрне төгәл үтәүче кеше. Тәҗрибәле педагог фикеренчә, машина йөртергә өйрәнә алмаган кеше юк. Иң мөһиме, теләк булсын.

80 яшьлек кеше дә машина йөртә ала. Районда Хәлим Мәхмүтов укытып чыгарган, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теорияне уңышлы тапшырган, бүгенге көндә ышанычлы итеп машина йөрткән 12 меңнән артык курсант бар.

Дәрес вакытында кайчак элекке курсантларым кабинетка йөгереп кереп: «Үзем генә Уфага барып кайттым, юл кагыйдәләрен бер тапкыр да бозмадым. Бу сезнең автомәктәптә биргән белемнәрнең нәтиҗәсе», дип рәхмәт әйтәләр, шатлыкларын уртаклашалар. Менә шушы нәтиҗә өчен эшлибез дә инде. Димәк, юкка түгел, – дип елмая Хәлим Әхмәт улы.

Бүгенге көндә ул, 70 яшьтә булуына карамастан, дәртләнеп эшләвен дәвам итә.

Ә хезмәтләре өчен алган медале – аның югары һөнәрилеген бәяләп бирелгән лаеклы бүләк.

 

Лаеклы кешегә – лаеклы бүләк
Лаеклы кешегә – лаеклы бүләк
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: