– Бакчабызга ун ел. Беркайчан да яхшы юллар булмады. Кышын проблема юк, вакытында чистарталар. Яңгыр явып үтсә яки язын кар сулары эри башласа, машиналар һәрвакыт батып кала иде. Бер-беребезгә техниканы тартып чыгарырга ярдәм итә идек, әлбәттә. Безнең – внедорожник, шуның аркасында гына үтеп йөрибез, – дип зарланып алды Светлана Мамонтова.
– Өч атна элек бик күп техника килде, юлларга салу өчен материаллар китереп бушаттылар. Иң зур проблеманың, ниһаять, хәл ителүенә бик шатбыз. Бик озак көттек, үзгәрешләргә сөенәбез, – диде ул.
Хакимият башлыгы Ришат Мансуров районыбызның бакчачылык ширкәтләрендә юллар ремонтланган территорияләрне йөреп чыгып, эшләр барышын шәхсән контрольдә тотты.
– Быел программа буенча районның уннан артык бакчачылык ширкәтенә таба салынган өч юл ремонтлана. Бу – Санжаровка авылыннан «Нур», Узытамак авылыннан «Кояшлы алан» бакчачылык ширкәтләренә кадәр сузылган юл һәм Узытамак – Новомихайловка юлы. Гомуми озынлыгы 6,5 чакрым тәшкил итә. Республика бюджетыннан 40 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде, – дип хәбәр итте ул.
Ришат Әнис улы билгеләп үтүенчә, юллар өч катлам итеп түшәлә: беренче катлам – комлы-ташлы структуралы карьер материалы, өстә – вакланган инерт материал һәм соңгы этапта вак таш белән түшәлә. Эшләрне кышкы чорга кадәр төгәлләү планлаштырылган.
«Ямь» җәмгыятенең юл төзелеше буенча инженеры Павел Габитов Санжаровка авылыннан алып «Нур» бакчачылык ширкәтенә кадәр автомобиль юлында 1714 метр озынлыктагы участок ремонтлануы турында сөйләде.
– Беренче өслекнең киңлеге җиде метр, юл өслегенең биеклеге 50 сантиметр тәшкил итте. Ә сазлыклы урында урнашкан 400 метрлы участокның биеклеге бер метр чамасы булды. Бары тик үзебездә җитештерелгән, шул исәптән Яңа Абдулла авылы янындагы карьердан алынган материалларны гына кулланабыз, – дип билгеләп үтте ул.