Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 сентябрь , 10:00

Музейга экскурсия

Чишмә поселогының Тарих-туган якны өйрәнү музеенда Башкортстан халыкларының милли киеме көненә багышланган чара узды. Шунысы игътибарга лаек, бу чарада махсус хәрби операция узган төбәктән эвакуацияләнгән, әле вакытлыча урнашу пунктында яшәүчеләр дә булды. Ике яшьтән алып алтмыш яшькә кадәрге егермедән артык кеше Чишмә районы буенча бер көнлек экскурсиягә килделәр. Музей хезмәткәрләре кунаклар өчен киң күләмле программа әзерләделәр.

Музейга экскурсия
Музейга экскурсия

Музейның бүлек мөдире Эльвера Мостаҗапова башкорт, рус, татар, украин, мордва киемнәренә аерым тукталып, Башкортстан халыкларының милли киемнәре турында кызыклы лекция укыды.

Район мәдәният сарае курайчысы Салават Гыйльметдинов мавыктыргыч итеп башкорт халкының милли уен коралы – курай, аның кайда үсүе, үсемлек сабагыннан ничек итеп уен коралы ясаулары турында сөйләде, көйләр башкару техникасын күрсәтте.

Балалар да, өлкәннәр дә тын калып курайчының башкорт халкының сихри моңнарын, хәзерге композиторларның көйләрен, хәтта поп музыка уйнавын тыңладылар. Ул кошлар тавышын да чыгарып күрсәтте. Соңыннан балалар да кызыксынып курайга өреп карадылар. «Күпме вакыт эчендә курайда уйнарга өйрәнергә була?» дип сораштылар.

«Башкортстанның җиде могҗизасы» видеоязмасын караганнан соң, балаларга «Курчакны киендер» уены тәкъдим ителде, алар курчакларны милли киемнәргә киендерделәр.

Экскурсовод Гүзәл Ибраева музейның махсус хәрби операциягә багышланган экспонатлары буенча экскурсия үткәрде. Өлкәннәр озаклап «Герой әнисе. Герой хатыны» дип аталган фотографияләр күргәзмәсен карадылар, чөнки алар үзләре дә Рәсәйнең сугыш хәрәкәтләре барган яңа төбәкләреннән килүчеләр бит.

Ә балаларга техника, борынгы сәгатьләр, хәрби киемнәр турындагы экспозицияләр кызыклы булды.

Музей директоры Радик Әхмәдиев борынгы патефонны кабызып күрсәтте, сүз уңаеннан, ике яшьлек сабый, кызыксынып китеп, пластинканы куллары белән тотып туктатты. Соңыннан Радик Рәшит улы кунакларга район музее сурәте төшерелгән истәлекле значоклар бүләк итте.

Экскурсиягә килүчеләр «Турахан» Визит-үзәгендә дә булдылар.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: