Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 сентябрь , 14:00

Илебезнең тулы хокуклы гражданнары булдылар

Җиңү паркында паспортлар тапшыру тантанасы үтте. Чара башында яугирләргә дәүләт бүләкләре бирелде. Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте җитәкчесе урынбасары Искәндәр Әхмәтвәлиев хәрби операциядә катнашучы «Мансур» кушаматлы сугышчыга генерал Шәйморатов медален тапшырды. Ә ефрейтор Андрей Егоровның медале аның әнисе Вера Егорова кулына тапшырылды. Бу көнне 14 яшькә җиткән 18 егет һәм кыз Рәсәй Федерациясе гражданинының төп документын – паспорт алдылар. Әлеге чара «Без – Рәсәй гражданнары» программасы кысаларында оештырылды.

Илебезнең тулы хокуклы гражданнары булдылар
Илебезнең тулы хокуклы гражданнары булдылар

Рәсәй гражданины булу – зур дәрәҗә, ә паспорт алган көн – һәр кеше өчен тантаналы һәм истәлекле вакыйга.

«Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенрәсәй балалар һәм яшьләр оешмасының район бүлекчәсе эшен оештыручы белгечләр Элиза Габидуллина һәм Ләйсән Илалова билгеләп үтүенчә, Рәсәй Федерациясе Конституциясенә ярашлы, паспорт гражданинның ил территориясендә шәхесен раслаучы төп документы булып тора. 14 яшьтә кулына паспорт алган егетләр һәм кызлар, Конституциядә язылганча, илебезнең тулы хокуклары һәм бурычлары булган гражданнары.

Паспортларны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, Республика Башлыгы хакимияте җитәкчесе урынбасары Искәндәр Әхмәтвәлиев һәм Рәсәй Герое Риф Сәхабетди-нов тапшыруын билгеләп үтик.

Бу көнне балаларның шатлыгын якыннары да уртаклашты. Ангелина Кадикова әти-әнисе белән килгән иде.

Миңа бүгенге көн бик ошады. Мәртәбәле кунаклар күп булды. Күңелләр нечкәреп китте. Кадерле кешеләрем, әти-әнием янәшәмдә булдылар, – дип аларны кочаклап алды һәм тәэссоратлары белән уртаклашты әтисе бүләк иткән чәчәк бәйләмен тоткан Ангелина.

Әти-әнисе дулкынландыргыч һәм гаилә өчен әһәмиятле булган вакыйгага килмичә кала алмаган, чөнки гаиләнең һәрвакыт бергә булуы мөһим.

Безнең улыбыз – булачак хәрби, аның карарын хупладык. Хәзер инде кызыбыз үсеп килә. Без балаларның хыяллары тормышка ашсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Аларны үз үрнәгебездә тәрбияләргә тырышабыз. Гадел яшәргә, игелекле һәм һәр эшкә карата җаваплы булырга өйрәтәбез, – диде Дамир Кадиков.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: