Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 август , 10:00

Шәйморатовчы булу – зур дәрәҗә

Чишмәдә легендар дивизия командиры Миңнегали Шәйморатовны искә алу чарасы узды. 15 августта 1-нче мәктәпнең Лилия Моисеева җитәкчелегендәге 6 «Ш» сыйныф укучылары Тарих-туган якны өйрәнү музеена барып 112-нче башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры Миңнегали Шәйморатовның тууына 125 ел тулуга багышланган экспозиция белән таныштылар. 19 яшь шәйморатовчы музей экспозицияләрен карап йөргәндә ата-бабаларыбызның үткәне турында тарихи фактлар белделәр. Музей директоры Радик Әхмәдиев аларга алтмышынчы елгы патефонны кабызып күрсәтте. Экскурсовод Гүзәл Ибраева балаларны махсус операциядә катнашучы яугирләрнең киемнәре һәм хәрби хәрәкәтләр барган территориядән алып кайтылган сугыш кораллары белән таныштырды. Мшкаләнең дәвамы сайтта

Шәйморатовчы булу –  зур дәрәҗә
Шәйморатовчы булу – зур дәрәҗә

Бүлек мөдире Эльвера Мостаҗәпова М. Шәйморатов биографиясендәге кызыклы фактлар турында сөйләде.

Укучылар белән очрашуга Бөек Ватан сугышында кавалерия дивизиясе составында катнашкан кызылармеецның улы Хәниф Мөхәммәтҗанов чакырылган иде.

– Безнең гаиләдән сигез бертуган Мөхәммәтҗановлар фронтка китте, бишесе яу кырында башларын салды, – диде Хәниф бабай.

Ветеран сугыш чорына туры килгән авыр балачагын искә алды, ачлык кичерүе турында сөйләде.

– Безнең авылда җиде гаиләдә дүрт бала авыр сынауларны үтә алмады, ачлыктан үлде, – дип күз яшьләре белән искә алды ул. – Сезгә тыныч тормыш телим, Рәсәйне саклагыз. Илебезне беркем дә буйсындыра алмас. Җиңү яулаячакбыз! – дип калтыранган тавыш белән мөрәҗәгать итте ул балаларга.

Чишмә районы хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Әсәдуллин укучыларга безнең делегациянең күптән түгел Луганский өлкәсендә генерал Шәйморатов һәлак булган урында булуын сөйләде.

– Тырышып укыгыз, өлкән буынга игътибарлы булыгыз. Ата-бабаларыбыз эшен дәвам итү һәм Ватаныбызны саклау өчен физик һәм рухи яктан ныклы булыгыз, – дип мөрәҗәгать итте Илдар Фәүзи улы балаларга.

Укучылар Үрге Хаҗәт авылында Мөхәммәтҗановлар гаиләсе тырышлыгы белән Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләр истәленә куелган мемориал һәйкәл турында Чишмә телевидениесе төшергән видеоязманы карадылар. Шулай ук 112-нче кавалерия дивизиясе турында документаль фильмнан өзекләр күрсәтелде.

Яшь шайморатчылар чара ахырында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

 

 

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: