Экспонатлар арасында кәтмәнгә охшаган авыл хуҗалыгы коралы табылган, димәк, халык игенчелек белән шөгыльләнгән, зур булмаган җир участокларын эшкәрткән. Бу экспедиция исәбендәге беренче шундый табыш.
Ризык пешерү өчен кулланылган тимер казан кисәкләре һәм аның бу урында ясалуының дәлилләре дә табылган. Димәк, кешеләр тимер коеп, казаннар ясау осталыгына ия булганнар, берсендә бронза ямау да табылган. Экспедициядә катнашучылар йорт хайваннары сөякләрен тикшерү буенча нәтиҗә ясап, борынгы авыл территориясендә җәй ахырыннан көз башына кадәр күпләп терлек суелуы, халыкның әзерләнгән азык-төлек белән кышлау өчен башка урынга китүен фаразлый. Шуны да билгеләп үтү мөһим: табылган сөякләр арасында дуңгыз малыныкы юк. Борынгы чорда кешеләр күмелгән урыннарны тикшерү монда мөселманнар яшәгән, дип фараз итәргә мөмкинлек бирә.
Быелгы тагын бер табыш – Дим елгасының яртылаш юылган яр буенда балчыктан эшләнгән савыт-саба фрагментлары белән ике-өч яшьлек бала күмелгән урын. Керамика фрагментлары булуын һәм күмелү рәвешен исәпкә алсак, бу яшьтәге балалар ислам дине кушканча җирләнмәгән, дип фаразларга мөмкин.
Шулай итеп, казыну эшләре күрсәтүенчә, әлеге территориядә мал-туар асраган, иген үстергән һәм тимерчелек белән шөгыльләнгән халык яшәгән, дип әйтергә була.
Нәфисә Гарифуллина, Рәсәй география җәмгыятенең район бүлеге рәисе.