Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 август , 10:47

Стереотипларны сындырып

Келәш авылының модельле китапханәсе – районда сигез миллион сум күләмендә федераль грант откан бердәнбер китапханә. Чишмә районының Келәш авылы башкорт мәдәниятенең бөек вәкилләре – Зыя Камали, Мостай Кәрим, Сәйфи Кудаш, Фәридә Кудашева һәм авиация генерал-майоры, Рәсәй Герое Риф Сәхәбетдинов туган төбәк.

Стереотипларны сындырып
Стереотипларны сындырып

Келәш авылының модельле китапханәсе – районда сигез миллион сум күләмендә федераль грант откан бердәнбер китапханә.

Чишмә районының Келәш авылы башкорт мәдәниятенең бөек вәкилләре – Зыя Камали, Мостай Кәрим, Сәйфи Кудаш, Фәридә Кудашева һәм авиация генерал-майоры, Рәсәй Герое Риф Сәхәбетдинов туган төбәк.

«Яңа буын китапханәсе» проекты ярдәмендә китапханәчеләр хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртып кына калмыйча, яңача эшләү формаларын гамәлгә ашырып, традицион китапханә турындагы фикерләрне үзгәртә алачак.

Безнең китапханәгә элек тә килү күңелле иде, биредә үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән хезмәткәрләр эшли. Мин монда көн саен кереп чыгарга тырышам. Иң беренче күзгә ташланганы – уңайлылык, ямьлелек. Яңа технологияләр турында хәтта хыялланмый да идек! Хәзер балалары белән килүчеләр дә тынычлап үзенә кирәкле китапны сайлый һәм укый алачак. Чөнки уен бүлмәсе кечкенә балаларның игътибарын җәлеп итәчәк, хәтта тынгысыз сабыйларның да кызыксынуын уятачак. Һәркемгә шөгыль табылыр. Яңартылган китапханәнең рәсми ачылуын түземсезлек белән көтәбез, – ди Келәш авылында яшәүче Гүзәл Хәбибова.

Китапханә мөдире Г. Ямалетдинова билгеләп үтүенчә, учреждение 2007 елда ук модельле китапханәгә – Мостай Кәримнең әдәби мирасын өйрәнү буенча мәгълүмат үзәгенә әверелгән.

Яңа статус алгач, ул, һичшиксез, Рәсәйнең милли әдәбиятын һәм мәдәниятен хөрмәт иткән иҗади шәхесләрне җәлеп итү үзәгенә әверелер дип ышанам. Бүленгән акчага интерактив җиһазлар, шул исәптән 3D-мэппинг – видеопроекция, заманча компьютерлар, яктыртылучы күргәзмә стендлары, электрон китаплар, әдәби кунак бүлмәсе өчен ачык төсләрдәге җиһазлар урнаштырдык, музей экспонатлары, музыка кораллары һәм башка бик күп әйберләр яңартылды. Иң мөһиме, гомумдәүләт проекты ярдәмендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шартлар тудырабыз. Балаларга һәм яшьләргә аерым арт-студияләр барлыкка киләчәк, фойедагы заманча музей уникаль экспонатлар белән тулыланачак, ә конференцияләр залы фәнни форумнар уздыру өчен тәгаенләнә, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Гөлфинә Ямалетдинова. – Һәм, шунсы игътибарга лаек, һәр китапханәнең үзенә хас стиле, дизайны һәм үзенчәлекле детальләре саклап калыначак, чөнки һәр төбәкнең мәдәни байлыгы исәпкә алына.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, тиздән, якынча сентябрь аенда, Келәш авылында яңа буын китапханә һәркем өчен үз ишекләрен ачачак.

 

Стереотипларны сындырып
Стереотипларны сындырып
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: