Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 август , 12:15

Үсмерләр «Яшь спецназчы» лагеренда хәрби хәзерлек үтә

6 августта балалар һәм үсмерләр өчен «Яшь спецназчы» җәйге профильле хәрби-спорт лагерен ачу тантанасы үтте. Ул Алкин-2 авылындагы хәрби часть территориясендә урнашкан.

Алмаз белән Илназ Әюповлар күп балалы гаиләдән һәм алар киләчәктә әниләре һәм кечкенә сеңелләре өчен таяныч булырга телиләр. Лагерьда әтиләре махсус операциядә хәрби бурычын үтәгән һәм ил мәнфәгатьләрен яклаганда батырларча һәлак булган яугирләрнең балалары да бар. Төрле гаиләләрдән килгән балалар бер-берсе белән дуслашып беткәннәр, аларның һәркайсы биредә хәрбиләр тормышы белән таныша һәм кыю булырга өйрәнә.

40 үсмер биш көн эчендә сафта йөрергә, «АК-47» автоматын сүтеп җыярга, беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнәчәк, хокукый белем һәм башка күнекмәләр алачак, Бразилиянең джиу-джитсу көрәш төрен үзләштерәчәк. Алар өчен район хезмәтләре вәкилләре һәм спорт мастерлыгына кандидат белән очрашулар, батырлык дәресләре, СВОда катнашучылар белән әңгәмәләр, «Патриот» паркына экскурсия оештырыла. Смена тәмамлангач, ГТО нормативларын тапшырачаклар. Егетләр беренче көннән үк биредә күңелсезләнеп торырга вакытлары булмаячагын аңлаганнар.

Узытамак авылының янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре янгын хәвефсезлеге буенча инструктаж үткәргәннәр, янгын сүндерү техникасын һәм брандспойтның ничек эшләвен күрсәткәннәр.

Смена дәвамында үсмерләрнең сәламәтлеге тикшереләчәк, алар шулай ук частьта хезмәт итүче солдатлар белән бергә көнгә дүрт тапкыр тукланачак. Малайларның сүзләренә караганда, ашханәдә бик тәмле ашаталар.

Үсмерләр «Яшь спецназчы» лагеренда хәрби хәзерлек үтә
Үсмерләр «Яшь спецназчы» лагеренда хәрби хәзерлек үтә
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: