Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 июль , 10:19

Пенсионерлар спартакиадасы

«Чишмә» спорт-сәламәтләндерү комплексында өлкәннәр спартакиадасы узды.  Медальләр һәм грамоталар өчен көрәштә Новотроицкий авыл биләмәсе командасы беренче урынга чыкты, икенче урында – Ар биләмәсе һәм өченче урынны Караякуп авыл Советы пенсионерлары алды. Ә шәхси ярышларда җиңүчеләр 23-26 июльгә кадәр Нефтекамада узган республика спартакиадасында катнашу өчен Чишмә районы җыелма командасы составына керделәр.

Пенсионерлар спартакиадасы
Пенсионерлар спартакиадасы

«Чишмә» спорт-сәламәтләндерү комплексында өлкәннәр спартакиадасы узды.

Медальләр һәм грамоталар өчен көрәштә Новотроицкий авыл биләмәсе командасы беренче урынга чыкты, икенче урында – Ар биләмәсе һәм өченче урынны Караякуп авыл Советы пенсионерлары алды. Ә шәхси ярышларда җиңүчеләр 23-26 июльгә кадәр Нефтекамада узган республика спартакиадасында катнашу өчен Чишмә районы җыелма командасы составына керделәр.

Муниципалитет данын Фаил Сәхәбетдинов, Михаил Долинин, Марс Кудаяров һәм Радик Мусин яклаячак.

Түбән Хаҗәт авылыннан Әнисә Әлмөхәммәтова һәм Нурия Идрисова киез итекләрдә хоккей уенында бөтен республикага танылдылар. Алар өчен спартакиадада катнашу осталык һәм көч күрсәтү генә түгел, ә спорт белән шөгыльләнүнең өлкән яшьтә дә норма булуын исбатлауның тагын бер ысулы.

Ә Хәмит Мусин 65 яшьтә булуына карамастан, мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләвен дәвам итә. Аның өчен мондый чаралар – элекке дуслар белән очрашу урыны да. Сәйран авылыннан Фәрит Гыймаев та спорт комплексындагы бассейга даими йөрергә тырыша.

Мин – актив кеше, авыл старостасы булып торам. Ничек яшәвебез үзебезгә бәйле. Үз ихтыяҗыңны гына кайгыртып калмыйча, авылны, районны төзекләндерү эшендә дә катнашсаң, тормышың да ямьләнә. Безнең өчен, пенсионерлар өчен бик күп чаралар оештырыла. «Башкортстанда озын гомерлелек» программасы бар: әби-бабайларыбыз әлеге проект ярдәмендә бөтен республиканы әйләнеп чыктылар. Төбәк Башлыгының безнең өчен әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруы куанычлы.

Чыннан да, республикада өлкән яшьтәгеләр өчен киңкүләм спортны популярлаштыру буенча актив эш алып барыла. Мәсәлән, Чишмә районында йөзләгән өлкән яшьтәгеләрне берләштергән «Сәламәтлек клубы» республика Башлыгы фондының социаль әһәмиятле проектларының районнарда ничек тормышка ашырылуына ачык мисал.

«Ярдәм» коммерцияле булмаган оешма директоры Радик Әхмәдиев билгеләп үтүенчә, муниципалитетта өлкән буынның сәламәт яшәү рәвешен һәм ялын оештыруга, шулай ук компьютер буенча һәм хокукый белемнәрен күтәрүгә зур игътибар бирелә.

Радик Рәшит улы үзенең командасы белән ел саен грант конкурсларында актив катнаша һәм үз проектларын уңышлы яклый. Откан грантлар өлкән буынны компьютер һәм интернет белеменә өйрәтү буенча «Заман белән бергә» һәм пенсионерлар өчен спорт дәресләрен күздә тоткан «Сәламәтлек клубы» кебек проектларны да тормышка ашырырга мөмкинлек бирде.

Пенсионерлар спартакиадасы
Пенсионерлар спартакиадасы
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: