Чишмэ
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 июль , 10:00

Дәүләт автоинспекциясенә - 88 ел

Быел Рәсәй дәүләт автоинспекциясе оештырылуның 88 еллыгы билгеләп үтелә. Ерак 1936 елда ил хөкүмәтенең 1182-нче карары белән «СССР эшче-крестьян милициясе Баш идарәлегенең Дәүләт автомобиль инспекциясе турында нигезләмә» раслана. Соңрак Эчке эшләр халык комиссариаты (НКВД) аппараты структурасында махсус Дәүләт автомобиль инспекциясе бүлеге булдырыла. Ветераннар сүзләренә караганда, Чишмә районында милиция бүлеге каршында ГАИ төркеме 1958-1959 елларда гына оештырыла. Тәүге дәүләт автоинспекторы булып милиция сержанты Яков Затинацкий эшли башлый. Аның карамагында бердәнбер транспорт чарасы – «М-72» мотоциклы була. 1962 елга кадәр башка үзгәрешләр күзәтелми. Фотода: Полиция майоры Равил Хәйретдинов, отставкадагы подполковник Ришат Гыйләҗев һәм отставкадагы майор Рөстәм Шәмсетдинов (сулдан уңга) Мәкаләнең дәвамы сайтта

Дәүләт автоинспекциясенә - 88 ел
Дәүләт автоинспекциясенә - 88 ел

Аннан соң дәүләт автоинспекторы вазифасында алты ел дәвамында милиция лейтенанты Рәүф Собханкулов эшли, аннары кече лейтенант Фаил Ханнанов килә. Штат арта. Төрле елларда Михаил Дегтярев, Леонид Дунюшкин, Әсхәт Мөхәммәтҗанов эшләп китәләр.

Ә 1973 елда Чишмә районы буенча Дәүләт автоинспекциясе РОМ (район милиция бүлекчәсе) итеп үзгәртелә. 26 яшьлек дәүләт автоинспекторы Вәзит Насыйров бу бүлекчәнең беренче җитәкчесе итеп билгеләнә һәм 1992 елга кадәр әлеге вазифада эшли. 1993 елда инде бу оешмада хезмәт итүчеләр составы 13 кеше тәшкил итә.

1992 елда Чишмә районы буенча эчке эшләр бүлеге карамагындагы Дәүләт автоинспекциясе начальнигы вазифасына Ришат Гыйләҗев билгеләнә, ул 2002 елга кадәр эшләп, милиция подполковнигы дәрәҗәсендә отставкага китә. Хезмәткәрләр штаты инде 23 кешегә кадәр җитә, техника да күбәя – «ВАЗ-2108», «ВАЗ-2109», өч «ВАЗ-2106», «ИЖ-2715», «УАЗ-452», «ГАЗ-24» машиналары, коляскалы ике «Урал», ике «ИЖ-Планета» мотоцикллары була.

Цифрлаштыру чорында Ирек Янбарисов, Дамир Карачурин, Радик Вафин, Рөстәм Шәмсетдинов, Руслан Байков җитәкчелегендә штат әкренләп кыскартыла. Структурага яңа технологияләр кертелә һәм аларны төп эшчәнлеккә зыян китермичә эшкә яраклаштырырга туры килә.

Архив турындагы барлык мәгълүматларны Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы Әлфия Вәлиева тарафыннан бирелде. Бүгенге көндә 14 кешедән торган коллективта эшләүче гүзәл затларның берсе буларак, ул структураны замана шартларына яраклаштыру процессын дәвам итә, социаль челтәрдә эш алып бара, халыкка район юлларындагы вакыйгалар, юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге үзгәрешләр турында мәгълүмат җиткерә.

2024 елның 21 гыйнварыннан Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы вазифасына полиция майоры Равил Хәйретдинов билгеләнде.

– Һөнәри бәйрәм уңаеннан гомеренең күп елларын эшкә багышлаган ветераннарыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Алар безнең өчен һөнәрләренә тугры калган, үрнәк булырдай остазларыбыз. Бүгенге көнгә кадәр хезмәтләрен дәвам итүчеләрне билгеләп үтмичә кала алмыйм, – дип мөрәҗәгать итте коллегаларына Равил Рафаэль улы.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре теләсә нинди һава шартларында, ял һәм бәйрәм көннәрендә постта. Эш тәүлек әйләнәсе патрульлек итү, хокук бозуларны кисәтү, транспорт чараларын теркәү, аларның техник торышын тикшерү, транспорт чарасы белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итү, пассажирлар йөртү иминлеген контрольдә тоту һәм башка күп кенә юнәлешләр буенча алып барыла.

Куелган бурычларны үтәү һөнәрилеккә һәм тәҗрибәгә генә бәйле түгел, сабырлык, кыюлык һәм тәвәкәллек тә таләп итә.

 

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: