Чишмэ
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 июль , 12:27

Диплом яклау белән туры армиягә...

Быел районнан Рәсәй Кораллы көчләре сафына 76 егет алынды, ә дүртенче июльдә соңгы төркем озатылды. 27 июньдә Чишмә районыннан берьюлы егерме егет хәрби хезмәткә китте. Бу быелгы язгы чакырылышта армиягә озатылган иң зур, алтынчы төркем.

Диплом яклау белән туры армиягә...
Диплом яклау белән туры армиягә...

Быел районнан Рәсәй Кораллы көчләре сафына 76 егет алынды, ә дүртенче июльдә соңгы төркем озатылды.

27 июньдә Чишмә районыннан берьюлы егерме егет хәрби хезмәткә китте. Бу быелгы язгы чакырылышта армиягә озатылган иң зур, алтынчы төркем.

Шөнгәккүл авылыннан бу көнне алты сыйныфташ егет армиягә алынды. Ришат Әмирхановның сумкасына сеңлесе яшереп кенә хат салган, абыйсы әле бу турыда белми...

Игезәк абыйларын, Динар белән Линарны икесен бергә озаттык, гел бергә булдылар. Кичә алар әтиләре белән Ришатка кич буе үз тәҗрибәләре турында сөйләделәр, үзләре белгәннәрне өйрәттеләр, – диде аның әнисе Юлия Әмирханова.

Елена Спицкая да икенче улын хәрби хезмәткә озата, Никитаның абыйсы армиядә булып кайткан инде, өченче улы Арсений да үсеп килә. Өч ул анасы барысы да яхшы булыр дип өметләнә, әмма үзенең күз яшьләре туктаусыз мөлдерәп ага.

Илнур Шакиров тормыш иптәше белән Константин Кургузовны хәрби хезмәткә озатырга килгән. Алар авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә, ә егет аларда аграр колледж студенты буларак эшләгән. Бу вакыт эчендә ул аларның уң кулы булган.

Чишмә районы хәрби комиссары вазифасын вакытлыча башкаручы Алия Тасмагулова армиягә алынучы егетләргә аларның беренче көннәрдә нәрсә белән очрашачагыннан башлап, Кораллы көчләр сафларында рөхсәт ителгән һәм тыелган таләпләр, үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында инструктаж үткәрде. Алдагы бер елда көтәчәк солдат тормышы турында сөйләде. Алия Филүз кызы, егетләрнең күбесе әле кичә генә диплом яклаган булса, бүген инде алар хәрби комиссариатта, дип билгеләп үтте.

Хәрби комиссариат хез-мәткәрләренең бердәмлеген һәм җаваплы эш башкаруын билгеләп үтәсем килә. Алар ил махсус хәрби операция үткәргән, армиягә алынучыларның якыннары чиксез борчылган чорда эш алып бара. Шуңа күрә, егетләрнең Рәсәй территориясендә хезмәт итәчәген, Украинагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашмаячагын тагын бер тапкыр билгеләп үтәргә кирәк, – дип аңлатты Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.

Ришат Әнис улы һәм аның урынбасары Илдар Әсәдуллин бу мөһим көнне үгет-нәсыйхәт сүзләре әйтеп, егетләрне шәхсән үзләре озаттылар. Туганнары һәм якыннары да армиягә китүчеләргә «Бергә булыгыз, бер-берегезгә таяныч булыгыз, намус белән хезмәт итегез!» дип теләп калдылар.

Диплом яклау белән туры армиягә...
Диплом яклау белән туры армиягә...
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: