Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 июль , 11:25

Чыгарылыш укучылары тормышта үз урынын тапсын!

28 һәм 29 июньдә районда тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучы 115 егет һәм кыз тантаналы шартларда кулларына аттестат алды. 22 чыгарылыш укучысы – I дәрәҗә, 15 укучы II дәрәҗә «Укудагы аерым уңышлар өчен» медале белән бүләкләнде. Гимназия укучыларына күптән көтелгән документлар район Мәдәният сараенда тапшырылды.

Чыгарылыш укучылары тормышта үз урынын тапсын!
Чыгарылыш укучылары тормышта үз урынын тапсын!

28 һәм 29 июньдә районда тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучы 115 егет һәм кыз тантаналы шартларда кулларына аттестат алды.

22 чыгарылыш укучысы – I дәрәҗә, 15 укучы II дәрәҗә «Укудагы аерым уңышлар өчен» медале белән бүләкләнде. Гимназия укучыларына күптән көтелгән документлар район Мәдәният сараенда тапшырылды.

Бүген сезгә зур тормыш юлына аяк басар вакыт җитте, – дип мөрәҗәгать итте район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров чыгарылыш сыйныф укучыларына. – Сезнең алда төрле уку йортларына укырга керү бурычы тора, ә кемдер армиядә хезмәт итәргә китәчәк. Алдыгызда барлык юллар ачык. Беренче чиратта, укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Күп санлы медальләр гимназиядә сыйфатлы белем бирелүе турында сөйли, – диде ул.

Балалар өчен чыгарылыш кичәсе – борчулы имтиханнар турында онытып, иркен сулап, туганнарың, якыннарың, укытучыларың һәм дусларың белән бәйрәм итү, киләчәккә өмет баглау һәм үз-үзеңә ышаныч арткан көн. Күптән килгән гадәт буенча, әлеге тантаналы чарага белем ала башлаган көннән алып укучылары белән бергә булган беренче укытучылары да чакырылды. Заманча технологияләр гасырында мәктәп белән хушлашу кичәсен, уку йортында үткән күңелле мизгелләрне видеога һәм фотога төшерүчеләр күп булды. Укытучылар 11 ел буена белем биргән балалар өчен шатлыклы, һәм шул ук вакытта борчулы күз яшьләрен тыя алмадылар.

Барлык чыгарылыш укучыларына киләчәктә үз юлын табуын телим. Әгәр укыган һөнәрең синеке түгел икәнен аңлыйсың икән, башка юл сайла. Үзеңне мәҗбүр итмичә, күңелеңә хуш килгән эш эзләргә кирәк, дип уйлыйм, – диде гимназиянең чыгарылыш укучысы һәм «Перемена» бию проектында катнашучы Сабина Габбасова.

Ул нәрсә турында сөйләвен яхшы белә, чөнки узган ел аның өчен гади булмаган. Сабина өч ел дәвамында «АРТ-фитнес» клубында балалар өчен бию түгәрәге алып барган, аңа барлыгы 50 бала йөргән. Быел да бу эшне ташламаган, кызларны биергә өйрәтү белән бергә имтиханнарга әзерләнергә дә көч һәм вакыт тапкан.

Төнлә дә дәрес әзерләп утырырга туры килде, – ди ул.

Әти-әнисе бик борчылсалар да, кызларының бу юнәлештә эшләвен хуплаганнар. Хәзер аның тормышында үзгәрешләр көтелә, әлегә ул арытаба нәрсә белән шөгыльләнәчәген анык кына әйтә алмый. Шулай да химия факультетына укырга керергә уйлый. Аңа өч юнәлешнең берсен – хореография, лаборатория яки косметологияне сайларга туры киләчәк, чөнки Сабина боларның барысы белән дә кызыксына.

Чыгарылыш укучылары тормышта үз урынын тапсын!
Чыгарылыш укучылары тормышта үз урынын тапсын!
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: