Чишмэ
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 июль , 09:16

Балалар да яугирләргә ярдәм итә

Махсус хәрби операция башлану белән өлкәннәр генә түгел, балалар да җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә. Район үзәгендә урнашкан Пионерлар һәм укучылар йортының техник иҗат бүлеге махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү буенча эш алып бара.

Балалар да яугирләргә ярдәм итә
Балалар да яугирләргә ярдәм итә

Махсус хәрби операция башлану белән өлкәннәр генә түгел, балалар да җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә.

Район үзәгендә урнашкан Пионерлар һәм укучылар йортының техник иҗат бүлеге махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү буенча эш алып бара.

Бүлек мөдире Гөлнара Яхина сүзләренә караганда, укучылар һәр гуманитар конвойга Чишмә районы һәм Башкортстан Республикасы символикалары белән үз куллары белән ясаган окоп шәмнәрен биреп җибәрәләр.

Шушы көннәрдә лазерлы станокта мунчага кую өчен фанерадан кисеп «Җиңел пар белән!» дип язылган табличка эшләдек.

Балалар «Кулибин» техник конструкцияләү берләшмәсе дәресләрендә укытучылары

Ринат Рәхимов җитәк-челегендә битараф булмаган якташыбыз биргән мотоциклны ремонтладылар. Аны яшькелт төскә буядык һәм шулай ук сугышчыларга җибәрдек. Ул тиешле урынга барып җитте, яугирләр безгә рәхмәт белдереп җавап бирделәр, – диде Гөлнара Рәис кызы.

Тимур Сәеткулов җитәкчелегендәге «Цифрлы завод» берләшмәсе дәресләрендә 3D-принтерда автоматны кору, шулай ук дроннардан боезарядны төшереп калдыру өчен җайланмалар бастырганнар.

Даими нигездә төрле форматтагы консерва банкаларыннан шәмнәр ясыйбыз. Балалар дошманның игътибарын үзенә җәлеп итү һәм чын хәрби техниканың бөтенлеген саклап калу өчен миномет муляжлары да ясадылар, – диде Гөлнара Рәис кызы.

Балалар да яугирләргә ярдәм итә
Балалар да яугирләргә ярдәм итә
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: