Чишмэ
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 июнь , 15:00

Каникуллар файда белән үтә

Район мәктәпләрендә 12 хезмәт һәм ял лагере ачылды. Лагерьлар иртәнге тугыздан көндезге сәгать бергә кадәр эшли. Балаларга биредә иртәнге һәм төшке аш ашаталар. Урта сыйныфларда белем алучы 390 бала 3 июньнән башлап мәктәп яны участокларында һәм уку йортлары территориясендә эш белән мәшгуль, ә тәнәфесләрдә алар уйныйлар, файдалы мәгълүмат белән танышалар, кызыклы итеп вакыт үткәрәләр. Фотода: Асель Гыйниятуллина, Амелия Галиева, Дарья Атаева һәм Вероника Киверина мәктәп территориясен җыештыралар (сулдан уңга). Мәкаләнең дәвамы сайтта

Каникуллар файда белән үтә
Каникуллар файда белән үтә

Без барганда поселок гимназиясе территориясендә иллеләп бала кулларына тырма һәм пычкы тотып эшләп йөриләр иде. Алар лагерь начальнигы Лилия Байбәкова, аның урынбасары Юрий Кутищев һәм физкультура укытучысы Артур Сәхабетдинов җитәкчелегендә территорияләрне җыештыру белән шөгыльләнәләр. Ә моңа кадәр футбол уйнаганнар.

Укучылар бергәләп күтәренке кәефтә эшлиләр һәм күңелле итеп ял итәләр. Лагерьга йөргән балалар, технология дә-ресләрендәге кебек үк, үзләре өчен файдалы мәгълүмат алалар, эшкә өйрәнәләр. Мәсәлән, чәчәк орлыкларын да үзләре әзерлиләр, аларны таный һәм яраклысын сортларга аера беләләр. Аннары үсентеләр утырталар.  Хезмәт һәм ял лагере башлануын түземсезлек белән көтеп алган балалар да бар.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: