Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 июнь , 11:21

Зөһрә Гордиенко: Сезнең районда яшисем килә!

Эшмәкәрлек һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко Эшмәкәрләр көнендә беренче тапкыр Чишмә районына килде. Зөһрә Мәүлетбай кызы Турахан кәшәнәсе янында төзелеп килүче визит-үзәктә булды. Башкортстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау һәм файдалану буенча фәнни-җитештерү үзәге директоры Данир Гайнуллин визит-үзәкне төзү этаплары турында сөйләде, эшләр барышы белән таныштырды.

Зөһрә Гордиенко: Сезнең районда яшисем килә!
Зөһрә Гордиенко: Сезнең районда яшисем килә!

Эшмәкәрлек һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко Эшмәкәрләр көнендә беренче тапкыр Чишмә районына килде.

Зөһрә Мәүлетбай кызы Турахан кәшәнәсе янында төзелеп килүче визит-үзәктә булды. Башкортстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау һәм файдалану буенча фәнни-җитештерү үзәге директоры Данир Гайнуллин визит-үзәкне төзү этаплары турында сөйләде, эшләр барышы белән таныштырды. Ни өчен әлеге проект сайланганын һәм башкалар турында аңлатты.

Визит-үзәкне тиздән ачуга әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Зөһрә Мәүлетбай кызы планлаштырылган чаралар, туклануны оештыру белән кызыксынды, үз идеяләрен тәкъдим итте. Сер итеп кенә хәбәр итик – Күчмә цивилизацияләр музее бу көнне экспонатлар белән тулыланачак.

Министр ханым хезмәт хакы югары булмаган халык та килерлек ял урыннарын оештыру, мәсәлән, A-frame стилендәге йортлар төзелеше турында уйларга тәкъдим итте. Шул ук тәкъдим белән ул тиздән «Чишмә җиләк-җимеш питомнигы» территориясендә барлыкка килергә тиешле агроглемпинг төзүчеләргә дә мөрәҗәгать итте.

Аның фикеренчә, биредә төрле керемле кешеләр өчен ял итү мөмкинлеге булырга тиеш.

Зөһрә Мәүлетбай кызын Башкортстанның Җәмәгать палатасы әгъзасы Энҗе Әхмәдуллина белән берлектә районыбызның эшкуарлыкһәм туристлык мөмкинлеге белән таныштырдык. Эш сәфәре маршрутына тиздән электр автомобильләр өчен зарядкалау станциясе төзеләчәк «Чишмә М5» предприятиесе, җиләк-җимеш питомнигы һәм «Туклану үзәге» җәмгыятенең логистика үзәге һәм ярымфабрикатлар цехының җитештерү мәйданчыгы керде, – дип билгеләп үтте район хакимияте башлыгы.

Район буенча сәяхәт маршрутының чираттагы ноктасы Җиңү паркы булды. Ә Мәдәният сараенда район эшкуарлары һәм һөнәрчеләре көтте. Беренче һәм икенче катлардагы фойеда үз эшләрен, идеяләрен һәм проектларын күрсәтергә теләүчеләр урнашты. Зөһрә Мәүлетбай кызы һәркем белән аралашу өчен вакыт тапты. Алкин-2 авылыннан башкорт халкының милли киемендә, гаилә гореф-гадәтләре буенча әзерләнгән буза эчемлеге белән каршы алган Рәхилә Галимҗанова бигрәк тә соклану уятты. Сүз уңаеннан, ул гаилә музее булдыру турында хыяллана. Аның сүзләренә караганда, нәселләрендәге хатын-кызлар милли киемнәр һәм бизәнү әйберләре ясап буыннан-буынга тапшырганнар, алар белән бер бүлмә тулган. Аның өстендәге иң борынгы әйбер ерак 1928 елда тегелгән.

Мәдәният сараеның төп залында спикерлар – Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко, «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Башкортстан Республикасы агентлыгы» директоры Вадим Үтәшев барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Гимназия укучысы Динә Хәйретдинова 14 яшьтә эшмәкәр булу мөмкинлеге турында кызыксынды. Ачыклануынча, бу яшьтә дә эшмәкәрлек белән шөгыльләнү мөмкин икән, тик ата-аналар ярдәме һәм күзәтүе астында гына. Чара ахырында бәйрәм концерты булды.

Район башлыгы Ришат Мансуров һәм дустым Энҗе Әхмәдуллина чакыруы буенча, Башкортстан Республикасы эшкуарлык атналыгын тәмамлау кысаларында Чишмә районында булдым.

Биредә эшмәкәрләрнең аерым энергиягә ия булуына игътибар иттем. Алар тәкъдим иткән һәм тормышка ашырган проектлар – мәктәптә ба-лаларның туклануын оештыру, җимеш бакчасы, үсемлек мае һәм атлар өчен иярләр, профнастил җитештерү һәм башка бик күп нәрсәләр соклану уятты һәм илһамландырды.

Чишмәдә Башкортстан Республикасы буенча иң алдынгы социаль туклану предприятиесендә булдым. Район тиздән туристларны җәлеп итү ноктасына әвереләчәк.

Җылы һәм ихлас кабул итүегез өчен рәхмәт! Чишмә районының чәчәк атуын һәм алдагы проектларны да уңышлы тормышка ашыруын телим, диде Зөһрә Гордиенко.

Зөһрә Гордиенко: Сезнең районда яшисем килә!
Зөһрә Гордиенко: Сезнең районда яшисем килә!
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: